Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшкуарлыкны үстерү, юлларны ремонтлау, төзекләндерү турында

Россия ГХМ һәм Татарстан Рес­публикасы әләмнәре диңгез тигезлеге өстеннән 5642 метр югарылыкта җилфердәде.

(Тәтеш, 13 август, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина, фото Максим Демагин архивыннан). Тәтешле Эльбрусны яулады Тумышы белән Тәтештән булган Максим Демагин Россия ГХМның 30 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан тау биеклегенә күтәрелде.

Россия ГХМ һәм Татарстан Рес­публикасы әләмнәре диңгез тигезлеге өстеннән 5642 метр югарылыкта җилфердәде. Эльбрус­ка аларны ТР буенча Россия ГХМның 16нчы янгын-коткару частенең янгынга каршы Федераль хезмәтнең 7нче отряды начальнигы, эчке хезмәтләр майо­ры Максим Демагин беркетте.

“Кислород кытлыгы, йокысыз үткән бер тәүлек һәм төнлә белән биеклеккә күтәрелү. Соңгы 300 метры иң кыены булды... Әгәр кеше теләсә нинди тизлектә 10 чакрым йөгерергә сәләтле икән, бу очракта ул Эльбруска бернинди кыенлыкларсыз менә, дип язалар Интернет-ресурсларда. Моның алай түгеллеген, төгәл әйтә алам. Ярыммарафон­ны мин шактый уңышлы йөгерәм, ләкин 5642 метрга күтәрелү авыр ­булды. Үзем өчен моның Эверест юлына беренче адымыммы, яки яңа тикшереп каравыммы икәнлеген әлегә хәл итмәдем. Барысын да яңадан тикшереп чыгу өчен, берникадәр вакыт кирәк. Эльбруска менер алдыннан климатка күнегү узарга кирәк.  Поход барлыгы 8 көн булды”, – дип уртаклашты безнең белән Максим Демагин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев