Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фестиваль старт алды

Тәтеш районында 2020 елның 20 гыйнварыннан 28 мартына кадәр “Йолдызлык-2020” XX ачык респуб­лика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең район этабы уза.

(Тәтеш, 22 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Районның белем бирү учреждениеләрендә сайлап алу турлары оештырыла: балалар бакчаларында (5тән 7 яшькә кадәрге балалар өчен), урта мәктәпләрдә (өч яшь категориясендә: 1дән 4нче сыйныфка кадәр, 5тән 8нче сыйныфка кадәр, 9дан 11нче сыйныфка кадәр). Һәрбер яшь категориясендә җиңүчеләр-номерлар ачыклана, алар үзләренең белем учреждениеләрен фестивальнең икенче этабында тәкъдим итәчәк.

Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча үтә:
– “Вокал-соло”;
– “Вокаль ансамбльләр”;
– “Хореография”;
– “Конферанс”;
– “Җырга иң яхшы музыка” композиторлык ­номинациясе;
– “Җырның иң яхшы тексты” шигъри ­номинация;
– “Иң яхшы видеоклип” номинациясе.
Фестивальдә аерым коллективлар да, шулай ук 5тән 21 яшькә кадәрге башкаручылар да, эстрада жанрында чыгыш ясаучылар да катнаша ала, искәрмә рәвешендә жюри иң кече яшьтәге сабыйларга да чыгыш ясарга рөхсәт итәргә­ ­мөмкин.

Тулырак мәгълүмат алу өчен ­түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итегез: 
 422370, Тәтеш, Боголюбов ур.,  29нчы йорт,  “Барс” спорт-­ сәламәтләндерү комплексы, тел./факс:  2-62-45 – “ТР Тәтеш     муниципаль районы 
башкарма­ комитеты яшьләр эшләре  һәм спорт бүлеге” МКУ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев