Иң яхшы бизәлеш өчен – акчалата приз
Көн темасы

Иң яхшы бизәлеш өчен – акчалата приз

Тәтештә Яңа елны каршылауга әзерлек бара, урамнар һәм йортлар бәйрәмчә төсмер ала.

(Тәтеш, 22 декабрь, "Тәтеш таңнары"). Шәһәр башкарма комитеты 2019 елның 8нән 27 декабренә кадәр йортларны, оешма биналарын иң яхшы бизәү, кар сурәтләре ясау ­бәйгесе үткәрә.

Шәһәрдә яшәүчеләр арасында шәхси һәм күп фатирлы торак йортларның иң яхшы яңа ел бизәлеше бәйгесе ике номинация буенча ­уздырыла:
– “Шәхси торак йортның иң яхшы яңа ел бизәлеше” (1нче урын – 5 мең сум; 2нче урын – 3 мең сум; 3нче урын – 2 мең сум);
– “Күп фатирлы йортның иң яхшы яңа ел бизәлеше” (1нче урын – 10 мең сум).

Административ биналарны һәм предприятие­ләр, учреждениеләр, оешмалар территория­ләренең иң яхшы яңа ел бизәлеше бәйгесендә җиңүчеләр грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә: 1нче урын – 7 мең сум; 2нче урын – 5 мең сум; 3нче урын – 3 мең сум.


Бәйгегә нәтиҗә ясаганда яңа ел чыршысы һәм аны үзенчәлекле бизәү; ут ­бизәлешенең­ күләме; ут яктылыгының төсләр ­балкышы; төрле утлар булу; объектның тышкы ­торышы һәм күренеше; үзенчәлеклелек, ­аерылып торучанлык, бизәлеш сыйфаты исәпкә алына.


Кардан һәм боздан “Кар фантазияләре” дигән иң яхшы яңа ел бизәлеше бәйгесендә сурәтләрнең үзенчәлекле булуы; кар сурәтләрен ясау фантазиясе; композицияләрнең сәнгать дәрәҗәсе; эшләү катлаулылыгы   бәя куюда нигез булып торачак. Җиңүчеләр грамоталар һәм 1нче урынга – 5 мең сум; 2нче урынга – 3 мең сум; 3нче урынга 2 мең сум приз алачак.

Бәйгеләрдә катнашу өчен 2019 елның 27 декабренә кадәр язмача гариза (ирекле рәвештә) белән аңа фотоматериал яки эскизларны беркетеп, Тәтешнең шәһәр башкарма комитетына 107нче кабинетка тапшырырга кирәк, адресы: Тәтеш, Малкин урамы, 39, телефоны: 2-51-52, 2-51-55. Бәйгегә нәтиҗәләр агымдагы елның 30 декабрендә ясалачак. Тәтештә җиңүчеләрне бүләкләү 2019 елның 31 декабрендә 20 сәгатьтә район  мәдәният йорты каршындагы мәйданда төп чыршы янында булачак. 
 


Нет комментариев