Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Күңелемдә – тургай тавышы”

Йөрәк кылларын тибрәтерлек хис, җылы эчтәлекле тәб­рикләүләр, рух күтәренкелегендәге хатирәләр, матур җырлар: узган якшәмбедә Әтрәч авылында җирле шагыйрә Роза апа Фәйзуллинаның иҗат кичәсе булды.

(Тәтеш, 2 октябрь, "Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова, автов фотосы). Кече Әтрәчтәге мәдәният йортында узган чара чын бәйрәмгә әверелде, анда Роза Габделнур кызының “Күңелемдә – тургай тавышы” дип исемләнгән яңа бүләк җыентыгының якты дөньяга чыгуы хөрмәтенә матур кичә үткәрелде.

Авторлык китабын тәкъдим итү – ул шагыйрәнең үзе өчен дә, шулай ук аның замандашлары өчен дә мөһим һәм дулкынландыргыч чара. Зирәк хатын-кыз, хезмәт ветераны, иҗтимагыйчы, туган якны өйрәнүче, күп балалы ана Роза Фәйзуллина турында без гәҗит битләрендә күп тапкырлар яздык. Аның актив тормыш карашы, туган як тарихына тирән мәхәббәте, халыкның гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән эшчәнлеге зур хөрмәт һәм якташларының ихлас яратуын яулаган. Ә Роза апаның күңел балкышы, аның игелек һәм гаделлек, рухи тойгылар, авыллар язмышы, тормышның һәрбер матур мизгелләре хакындагы уйларын, аның иҗади сәләтен укучыларның барысы да гаҗәеп әсәрләрен укыгач беләләр.

Иҗат кичәсендә ТР Диния назәрәте вәкиле Ильяс Җиһаншин, Казанда Тәтеш якташлыгы рәисе Харис Камалиев, районның әйдәп баручы “Колос”, “Р. Г. Сафиуллова” авыл хуҗалыгы предприятиеләре, районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова җитәкчелегендәге “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы активистлары, Тәтештәге татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, Ульяновскиның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, журналист Рәмис Сафин, күрше авыллар, Тәтеш, Ульяновск, Казан һәм Мәскәүдән килгән кунаклар, артистлар, Роза Фәйзуллинаның туганнары һәм дуслары, җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Радик Нургалиев, җирлек башлыгы ­Илнур Юнысов катнашты. 

Кичәдә авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән әдә­би-музыкаль номерлар баш­карылды, һәрбер чыгыш­та “Афәрин!” дигән хуплау сүзләре яңгырады. Мәктәп укучылары, районның үзешчән сәнгатьтә катна­шучылары, Казан һәм Мәс­кәүдән килгән артистлар башкарган күпчелек җырларның сүз авторы булып Роза ­Габделнур кызы тора. 
Кунаклар үзләренең сәламләү сүзләрендә шагыйрәгә гүзәл әсәрләре, остазлыгы һәм авыл тарихын саклаганы өчен рәхмәт белдерделәр, иҗади уңышлар һәм сәламәтлек теләп, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. 

Рима Сафиуллова шагыйрәне яңа җыентыгын тәкъдим итү белән котлады. “Тантана өчен, әдәби сүзләргә мәхәббәт, туган җиргә булган якты хисләрне тирәнтен яктыртуыгыз өчен рәхмәт, – диде Рима Гомәр кызы. – Без барыбыз да түземсезлек белән яңа шигырьләр көтәчәкбез”.

“Роза Габделнур кызы бары тик шагыйрә генә түгел, ул – тарихчы да, туган якны өйрәнүче дә. Аңарда халык зирәклеге, кешеләргә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәт тупланган – һәм бу аның шигырьләрендә ачык чагыла. Аның гүзәл Әтрәч җиренә карата мәхәббәте безгә авыл кешеләре белән бергә “Мең өйле Шонгаты” тарихын яңадан торгызырга ярдәм итте”, – диде туган якны өйрәнүче, “Шонгат” фонды директоры Мөнир Вәлиев, шагыйрәгә иҗади уңыш­лар һәм сәламәтлек теләп.

“Роза апа Фәйзуллинаның иҗаты күп кырлы, җыентыктагы шигырьләрнең мәгънәви эчтәлеге үзләренең әһәмиятлелеге һәм йөрәккә үтеп керә алулары белән сокландыра”, – дип билгеләп үтте гражданнарны яклау көллияте педагогы, филология фәннәре кандидаты, тәкъдим ителә торган җыентыктагы кереш сүзләрнең авторы Сәлимә Арсланова.

Авторның яңа җыентыктан үзе яраткан шигырьләрне укуы барлык җыелучылар өчен иң дулкынландыргыч мизгелләр булды, алар тыңлаучыларны тирән мәгънәгә ия һәм бай эчтәлекле булулары белән хозурландыр­ды: Роза Фәйзуллина үзенең туган җиренә, яраткан әнисенә һәм әтисенә багышланган шигырьләрен сөйләде. Шунысы игътибарга лаек, Роза апа һәм Ислам абыйның җиде баласының берсе – уллары Исхак Фәйзуллин – шулай ук шигырьләр яза, ул иҗат кичәсендә әнисенең шигырен, шулай ук үзе язган шигырьләрне йөрәкләргә үтеп керерлек итеп укыды.

Роза Габделнур кызы очрашуда катнашучыларга шигъриятенә игътибарлы булганнары өчен рәхмәт белдереп, кунакларга шигырьләр җыентыгын бүләк итте: “Сезнең барыгызны да үземнең иҗат кичәсендә күрүемә шатмын. Сез янымда булганыгыз, миңа яңа әсәрләр язарга илһам өстәгәнегез өчен рәхмәт. Җыентык бастыруда ярдәм күрсәткән Тәтеш районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиулловка һәм аның хатыны Рима Гомәр кызына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм”.

Талантлы шагыйрә хөрмәтенә бу көнне ихлас котлаулар һәм ярату, хөрмәт белдерелгән матур теләкләр шактый яңгырады.  “Мин бәхетле булыр идем, дуслар, укысагыз аны әгәр дә”, – дип яза Роза Фәйзуллина үзенең шигырендә. Ә бит бу без – аның укучылары – шагыйрәнең күңел хисләренә һәм эчке яктылык белән тулыланган зирәк хатын-кызга, аның шигъ­ри юлларының аһәңенә һәм тирәнтенлегенә кагыла алуыбыз белән бәхетле. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев