Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хезмәт дәрәҗәсе

Тәтеш районында “Ел укытучысы-2019” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы узды.

(Тәтеш,  7 декабрь, Тәтеш таңнары, Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы)  ). Бәйге талантлы педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү; педагогларның социаль абруен  һәм укытучы хезмәтенең дәрәҗәсен арттыру, шулай ук иң яхшы укытучыларның инновацияле педагогия тәҗрибәсен киң җәелдерү максатыннан үткәрелә.

Ярышның беренче этабында районның 15 мәктәбеннән  килгән 17 педагог Тәтештәге татар урта һәм 1нче урта мәктәп базасында ачык дәрестә үз осталыкларын күрсәттеләр, икенчесендә – укытуның яңа алымнары буенча мастер-класс үткәрде­ләр.
Укытучылар бәйге биремнәрен уңышлы үтәделәр: дәресләрдә мәктәп укучыларын кы­зыксындыра алдылар, үзләренең хезмәтләренә инновацияле якын килүләре турында сөйләделәр.

Белемле жюри аларның эшен методик осталык, мәгълүмат-тел белеме, иҗат, нәтиҗәле аралашу төрләре буенча бәяләде.

Тәҗрибәле педагоглар, яраткан хез­мәтләрендә озак еллар эшләүчеләр, мәктәп уку­чыларын да, жюрины да үз чыгышлары белән сөендерде­ләр.

Бакырчы урта мәктәбенең туган тел мөгаллимәсе Рәзидә Шәмсетдинова, үз һөнәрендә 30 ел эшли, бишенче сыйныфларда “Рәвешне кабатлау” дәресе уздырды. Ул таныш булмаган укучылардан җиңел генә команда берләштерде һәм куелган максатларын, дәрес биремнәрен үтәүгә ир­еште. “Балалар җитез, тырыш, тәрбиялеләр, ях­шы әзер­лекле”, – дип уртак­лашты узган елны “Укытучы-оста” грантын откан Рәзидә Әнвәр кызы. 

Икенче сыйныфлар өчен әдәби уку дәресе дә хис-кичерешләргә бай булды, аны Тәтештәге 1нче урта мәктәптән югары квалификация категория­ле укытучы Людмила Аввакумова алып барды. Балалар Иван Тургеневның “Чыпчык” хикәясен өйрәнгән ва­кытта әлеге кош турындагы гадәттән тыш фактларны белделәр, бөек язучының биографиясе белән таныштылар, укытучының кулында безнең яктагы иң танылган кош оясын күргәч, укучыларның сокланулары әйтеп бетергесез булды.

КФУны тәмамлаганнан соң беренче елында ук Тәтештәге 1нче урта мәктәптә укытучылык эшчәнлегенә керешкән Эльвира Хөснетдинова да бәйгенең “Педагогия дебюты” номинациясендә катнашыр өчен гариза биргән, һәм ул уңышлы чыкты. 

Бәйгечеләр хезмәттәш­ләренең мастер-класс­ларында зур канәгатьлек кичерделәр.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Людмила Аввакумова, Эльвира Хөс­нет­динова, Рәзидә Шәм­сетдинова җиңүчеләр дип танылдылар.
“Сезнең инде һәркайсыгыз да җиңүче, чөнки сез белемегезне күрсәтергә һәм чыгыш ясарга, осталык һәм эшләү алымнарын тәкъдим итәргә үзегездә кыюлык һәм көч таптыгыз. Сезнең ирешелгәннәрдә туктап калмавыгызны  һәм үз алдыгызга яңа бурычлар куеп эшләвегезне телим”, – дип мөрәҗәгать итте педагогларга район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Тать­яна Красулина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X