Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күренешнең темасы – “мәхәббәт”

Тәтеш районында театр яратучы коллективларның “Театр сәхнәсе” фестивале старт алды.

(Тәтеш, 16 март, "Тәтеш таңнары"). 

Мәхәббәт һәр яшьтә дә була
Жуково авыл җирлегенең “Балаган” дигән театр яратучылар клубы актерлары тамашачылар каршында беренче булып чыгыш ясады. Алар “Мәхәббәт һәр яшьтә дә була” дигән музыкаль комедия күрсәттеләр.

Театр авыл пенсио­нерлары Иван Чумаков һәм Наталья Борисова башкаруындагы Кузьмич бабай белән Люба әбинең яшь вакытта бер-берләренә гашыйк булулары хакында бара. Берничә елдан шәһәрдән бабасына –  оныгы Любаша (Алинә Йосыпова), әбисенә оныгы Леша (Игнат Рыжов) кайта. Яшьләр арасында мәхәббәт очкыннары кабына. Һәр хәбәрне җиткерүче күрше хатыны (Лариса Федотова) үз гайбәтен җиткергәнче, Кузьмич язган хат Люба әби кулына түгел, ә оныгына килеп эләккәнче, авыл тормышы үз агымы белән бара. Шуңа күрә комедия геройларына кайбер сынаулар аша узарга туры килә. Ләкин чын мәхәббәт ныклык сынавына бирешми:  тамашачылар ахырдан ике туйның кунаклары булдылар. Музыкаль номерлар да яңгырады. Ирина Малкина, Нина Матвеева, Елена һәм Маргарита Борисовалар, Валерия Матвеева, Вероника Заронова – туган як һәм авыл тормышы турында җырладылар.

“Балаган” клубы вә­килләре төрле һөнәр кешеләре булсалар да, сәхнәдә чын осталарча чыгыш ясадылар. Әгәр Наталья Борисова берләшмә белән җитәкчелек итсә, Иван Чумаков терлекчелектә эшли, Лариса Федотова – почта элемтәсе бүлеге начальнигы, Алинә Йосыпова – бухгалтер, ә Игнат – мәктәп укучысы. Ләкин аларның барысын да те­атрга булган мә­хәббәт берләштерә. Мә­­дәният йортыннан һәвәскәрләр белән тагын да очрашулар насыйп булсын дигән өметтә та­ра­лыш­тылар. 

“Тамаша бик ошады, барысы да яхшы оештырылган иде. Афәрин, жуковолыларга!” – дип уртаклашты Килдештән театр карарга килгән Зинаида ­Клементьева.

Әкият җанланды
Людоговка мәдәният йортының иҗат төркеме жуковолылардан эстафетаны кабул итеп алды. 

Алар тамашачыларга зур булмаган спектакль тәкъдим иттеләр. Яшь актерлар ярдәмендә якшәмбе кичәдә күпләргә балачактан таныш әкият геройлары сәх­нәдә җанландылар. Әмма ул башта ук алай булмады, ә бары тик Иван (Сергей Гаврилов) һәм Зоя (Ангелина Миронова) урманда тылсымлы көзге тапканнан соң гына чынга ашты, алар хәзерге чынбарлыкта серле һәм маҗаралы дөньяга эләктеләр. Зоя көтмәгәндә үзе өчен патшаның үзсүзле кызына (Влад Миронов) әверелә, аңа гаскәр башлыгы булырга теләгән кеше (Сергей Иванец) өйләнергә тиеш була. Яшьләргә бәхеткә ирешер алдыннан башта Убыр­лы карчык (Данила Афанасьев), Су анасы (Данила Захаров) белән очрашыр­га, диң­гез төбеннән җиргә менәргә, оча торган корабль төзергә туры килә һәм боларның барысы да мәхәббәт хакына эшләнә. 

“Чыгыш ясарга өч ай әзерләндек. Өс кием­­­нә­р­ен катнашучылар үз­ләре тектеләр”, – дип билгеләп үтте  Людоговка мәдәният йорты директоры Галина Рыжова. 

Шәһәрдәге 1нче һәм 2нче мәктәп укучылары, гражданнарны яклау көллияте һәм авыл хуҗалыгы техникумы студентлары составындагы иҗат төркеме куелган бурычларны осталарча башкарып чыктылар. Алар актерлык сәләтләрен бик яхшы итеп күрсәтеп, тамашачыларның күңелләрен күтәрделәр. 

Театр яратучы­ кол­­лективларның район фестивале дәвам итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев