Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Матур гадәт буенча

Тәтештәге 1нче урта мәктәп базасында 80 укучыны – бөтенроссия һәм респуб­лика олимпиадаларының муниципаль этабында җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булды.

(Тәтеш, 19 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА (автор фотосы)). Район күләмендәге бәйрәм мәктәп укучыларын – уку алдынгыларын һәм фән олимпиадаларын, өч һәм аннан күбрәк җиңүче әзерләгән укытучыларны хөрмәтләүнең яңа традициясенә старт бирде. Мәктәп укучыларының бөтенроссия һәм республика олимпиадалары муниципаль этабында 500дән күбрәк бала катнашты, шуның 151е җиңүче һәм призер булды.

“Төрле бәйгеләрдә, ярыш­ларда, олимпиадаларда кат­нашып – сез сәләтегезне үстерәсез, үзе­­гезнең иҗади потенциалыгызны ачасыз  һәм киләчәккә якты юл билгелисез”, – дип мөрәҗәгать итте аларга Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, бәйрәмдә катнашучыларны котлап.

Сиксәннән артык укучы Дипломнар, Рәхмәтләр, бү­­ләкләр алды, өстәвенә дүрт укучы 10 гыйнвардан башлап уздырылган республика олимпиа­да­сы­­ның йомгаклау этабы Дип­ломнарына һәм район башлыгы бүләкләренә лаек булды (рәсемдә).

Унбиш укытучы – җиңүче­ләр һәм призерлар әзерләгән остазларның да тырыш хезмәте билгеләп үтелде. 
Районның балаларга өс­тәмә белем бирү үзәге һәм Тәтешнең мәктәпара уку комбинаты педагог­лары кулланма-гамәли би­зәлеш сәнгате буенча кызыклы, файдалы, мавыктыргыч мас­­тер-кл­ас­с­­­лар әзерлә­гәннәр иде. Укытучылар һәм мәк­тәп укучыларын Кыш бабай белән Кар кызы тәбрикләде, ә үзешчән ар­­тистлар матур җырлар, хореог­рафия номерлары белән сөендерделәр.     

Оештыручылар – район мәгариф бүлеге, Тәтештәге 1нче урта мәктәп коллективы онытылмаслык бәйрәм рухы тудырдылар. “Миңа бик ошады, – дип уртаклашты Богдашкино урта мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Эвелина Торгашова. – Алга таба да бары тик яхшы билгеләренә генә укырга тырышачакмын”.
Мондый чаралар, һичшиксез, нәтиҗәле тәрбияләү алымы, алга таба уку өчен өстәмә этәргеч булып тора, чөнки ирешелгән һәрбер максат яңа казанышларга йогынты ясый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев