2020 елның 2 аенда Тәтеш районында 21 сабый туган: малайлар – 13, кызлар – 8.
(Тәтеш, 3 март, “Тәтеш таңнары”). Матвей һәм Елизавета исемнәре популяр булып кала бирә. Бу исемнәр соңгы вакытта Анастасия, Дарья, Данил, Әминә исемнәре белән беррәттән популярлар арасында тора.
2020 ел гадәти булмаган исемнәрне теркәү белән башланып китте. Әйтик, кызларны Сафия, Агдалия дип атадылар, малайлар өчен ата-аналар Азаль, Тимофей исемнәрен сайладылар.
Нет комментариев