“Маяк” хуҗалыгында кыр эшләренә чыгу вакытын көтәләр
Көн темасы

“Маяк” хуҗалыгында кыр эшләренә чыгу вакытын көтәләр

“Без авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек смотр-бәйгесендә катнаштык, – ди хуҗалык җитәкчесе Алексей Ахтонов. –

Республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләреннән торган комиссия һәм җирле белгечләр безнең әзерлекне югары бәяләде. Безнең хуҗалыкта алда торган чәчүдә 10 техника, ике чәчү комплексы эшләячәк. Сыйфатлы орлыклар җитәрлек әзерләнде, һәм, әгәр кышлыктан соң өстәмә рәвештә чәчәргә кирәк булса, шулай ук җитәчәк. Быел яңа сортлы каты сабан бодае алдык. Минераль ашлама хәстәрләп куелды, әлегә 25 тонна ягулык-майлау материалы бар, тагын 22 тоннага түләп куелган”.
Авыл хуҗалыгы предприятиесе көнбагыш үстерү белән берничә елдан бирле шөгыльләнә. Бу юлы аның мәйданын берь­юлы 100 гектарга – 200дән 300гә кадәр киңәйтергә булганнар. Чәчү өчен яңа уңышлы гибрид орлыкларның  югары табыш бирә торган культураларын алдан әзерләп куйганнар.
Тәҗрибәле кырчыларның бердәм коллективы медицина тикшерүе узган, махсус кием алынган, авыр крестьян хезмәте өчен түләү бәясе билгеле. “Безне кыр түгел, ә без кырга чыгуны түземсезләнеп көтәбез, – диләр игенчеләр. – Чәчүне сыйфатлы һәм кулай вакытта башкарырга тырышачакбыз”.  
 


Нет комментариев