Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәп бәйрәме – тантаналы һәм берникадәр моңсу

Тәтеш районы чыгарылышлары өчен соңгы кыңгырау бергә җыйналмый гына яңгырады.

 (Тәтеш, 3 июнь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районының 94 унберенче сыйныф укучысы һәм 220 тугызынчы сыйныф укучысы мәктәп белән саубуллашты.

Мәктәпләрдә “Соңгы кың­гырау” бәйрәменә видеоязмалар төшерелгән иде, алар социаль челтәрләргә һәм мәктәп сайтларына куелды, кайберләре видеоконференция төрен сайлады. Әлеге бәйрәмнең тантаналы чарасында катнашу мөмкинлеге булмаса да, ихластан котлаулар һәм җылы теләкләр яңгырады, шулай ук балалар да, педагоглар да, ата-аналар да дулкынланды.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов монитор аша мөрәҗәгать итеп, һәрбер мәктәптә узган тантаналы чарада катнашты. “Кадерле чыгарылышлар, хөрмәтле педагоглар, ата-аналар Соңгы кыңгырау бәйрәме белән ихлас котлау сүзләрен кабул итегез! Хөрмәтле педагог­лар, читтән торып укуга күчү шартларында сез эшегезне тиз һәм нәтиҗәле оештыра алдыгыз. Сезгә әлеге җиңел булмаган хәлдә балаларга игътибарлы, тәҗрибәле, белемле булганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Кадерле чыгарылышлар, сезнең өчен бу чын-чынлап дулкынландыргыч вакыйга. Сезнең күбегез булачак һөнәрен сайлады инде, сәламәт булыгыз, сезгә чын күңелдән үзегезнең иҗади башлангычны, уңышка омтылышны хуплавыгызны телим. Без сезне  һәрвакытта көтәбез һәм сезнең белән очрашуга бик шатбыз, уңышлар, якты киләчәк, бәхет, куелган максатларыгызга ирешүегезне телим. Хәерле юл!” – диде Рәмис Хатыйп улы. 

Аның чыгышына район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина кушылды, ул чыгарылышларга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, үзләре сайлаган югары уку һәм һөнәри белем йортларына укырга керүләрен теләде, районыбыздагы педагог­ларга аеруча да читтән торып укыганда югары һөнәри осталык­лары өчен аерым рәхмәт, ихтирамын белдерде. “Хөрмәтле педагоглар, ата-аналар һәм балалар, беренче чиратта сезнең барыгызга да сәламәтлек телисе килә. Уңышлар юлдаш булсын, максатларыгызга ирешегез. Бәйрәм белән!” – диде Гөлнара Фәрит кызы.

Һәр мәктәптә бәйрәмчә тәб­рикләүләр, флешмоб­лар, уку­чыларның һәм педагог­ларның чыгышлары яңгырады. Һәр­кемнең рәхмәт әйтергә, мәктәп белән саубуллашырга мөмкинлеге булды. Заманча техника да хәтта үзенчәлекле читтән торып узган бәйрәмдә катнашкан һәркемнең хис-тойгыларын тулысынча җиткерә алгандай тоелды. Олы Тархан урта мәктәбенең соңгы кыңгырау видеоязмасын мең ярымнан күбрәк кеше караган. Ә Тәтешнең 1нче урта мәктәбе, видеоконференциягә илледән күбрәк кеше җыеп, соңгы зум-кыңгырау күренешен күрсәтте, чөнки әлеге мәктәптә чыгарылышлар – 37. Бәйрәмчә бизәлгән актлар залында бары тик педагоглар гына булса да, ул буш булып тоелмады, чөнки укытучылар балалар һәм ата-аналар белән элемтәдә торды.

Тоншерма мәктәбенең ике чыгарылышы өчен онлайн бәйрәм тантаналы һәм дулкынландыргыч булды – алар өчен шулай ук күңелләргә үтеп керерлек котлаулар яңгырады. 

Һәрбер мәктәп укучылары бәйрәм барышында укыту­чыларына тирән белем бир­гәннәре өчен рәхмәт белде­реп, чын йөрәктән матур теләкләрен ирештерде: “Бары тик хәзер, әлеге катлаулы шартларда, без укытучының ачыктан-ачык укыту, зирәк киңәшләр бирү мөһимлеген чын-чынлап аңладык”.

Район чыгарылышлары өчен соңгы кыңгырау бәйрәме булды. Үзенчәлекле шартларга карамас­тан, ул матур, якты һәм истә калырлык үтте. Яшьләргә әйтелгән изге теләкләр – сәламәтлек, имтиханнарны уңышлы тапшыру, куелган максатларына ирешү – чынга ашсын иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев