Мәктәп укучылары район гәҗитенең яңа саны ничек ясалуы турында белделәр
Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең хезмәт һәм ял мәктәп яны лагеренә йөрүчеләр педагоглары озатып йөрүендә “Авангард” гәҗите редакциясендә экскурсиядә булдылар һәм андагы хезмәткәрләрнең эше белән таныштылар.
(Тәтеш, 21 июнь, “Тәтеш таңнары", Мария Храмова). Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең хезмәт һәм ял мәктәп яны лагеренә йөрүчеләр педагоглары озатып йөрүендә “Авангард” гәҗите редакциясендә экскурсиядә булдылар һәм андагы хезмәткәрләрнең эше белән таныштылар.
Баш мөхәррир Инга Сәфәрова гәҗитнең бер гасырлык бай тарихы белән таныштырды. Ул мәктәп укучыларын вакытлы матбугат басмасының бүлмәләре буйлап алып йөрде һәм гәҗит эшенең барлык этаплары, һәрбер хезмәткәрнең вазифасы, корреспондентларның мәкаләләрне ничек язулары, сайтның эше һәм гәҗитнең яңа санының ничек ясалуы хакында ачык итеп күрсәтеп, тулы мәгълүматлар биреп сөйләде.
Ачыкланганча, укуда, спортта һәм иҗади эшчәнлектә аерылып торган кайбер экскурсантлар турында без гәҗитебез битләрендә берничә тапкыр яздык.
Кунаклар арасында яраткан район гәҗитебез битләрендәге язмаларның авторлары булып торган укучылар да бар иде, безне – редакция хезмәткәрләрен – бу аеруча да сөендерде.
“Экскурсия бик мавыктыргыч булды, без “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” гәҗитләренең яңа саны ничек ясалуын бик кызыксынып белдек һәм аны әзерләүчеләр белән таныштык”, – дип уртаклаштылар педагоглар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев