Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мультиварка Тәтештә калды

Яңа ел якынлашып килгәндә редакциядә янә бүләкләр оттыру оештырдык.

(Тәтеш, 13 гыйнвар, "Тәтеш таңнары"). 
“Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” гәҗитләре редакциясендә соңгы елларда һәр алты ай саен күңелле вакыйга – “ТАТМЕДИА” АҖ Филиалы “Авангард” гәҗите редакциясе” җитәкчесе Инга Сәфәровадан безнең даими тугры укучыларыбызга һәм яңа гына арабызга килеп кушылган абунәчеләребезгә  район гәҗите басмасына язылганнары өчен ихтирам вә рәхмәт йөзеннән призлар уйнату уздырыла.

Яңа ел якынлашып килгәндә редакциядә янә бүләкләр оттыру оештырдык. Аңарда “Тәтеш таңнары/“Авангард” гәҗитләрен 2020 елның 6 аена яздырган квитанция күчермәсен редакциягә китергән яки җибәргән абунәчеләребез катнашты. Бик шатланып хәбәр итәбез, быел приз уйнатырга теләк белдерүчеләрнең саны шактый зур булды – бүләк отышта  барлыгы 400гә якын абунәче катнашты!

Призлар уйнатуны үткәрүче редакция хезмәткәрләреннән торган безнең комиссия составына  матур гадәт буенча районда яшәүчеләр дә чакырыла. Бу юлы кунагыбыз Тәтеш автомәктәбе инструктор-методисты Олег Евсеев иде. Фамилияләр язылган бәхетле кәгазьләрне ул Кыш бабайның тылсымлы итегеннән җиңел кулдан башлап җибәрде. Шулай итеп, уңыш елмайган кешеләрнең исемнәрен әйтеп үтәбез. 

Приз-күчтәнәчләр оттылар: Тәтештән Татьяна Боченина, Любовь Карева, Салия Хәмидуллина, Галия Вәлиева; Келәштән Миләүшә Камалетдинова белән Рәшит Галимов; Олы Тарханнан Дамирә Давкаева, Рушания Фәйзуллина, Шамил Маштыев; Кече Әтрәчтән Гөлнур Вәлиева, Тәнзилә Мөхәммәтшина, Роза Гыйниятова; Байраштан Дания Хәйдәрова; Югары Тарханнан Сергей Ананьев. 

Тәнгә сихәтле сарык йоныннан ясалган одеяллар Олы Тарханда яшәүче Гөлсинә Якатова һәм Сөендектәге Лилия Әүхәдиевага җылылык өстәр. Йомшак мендәрләр Олы Тарханнан Фәрит Фәткуллин һәм Тәтештән Роза Хәертдиновага насыйп булды. 

Тәтешле Александр Черкашин һәм Алабирдедән Илгизәр Шәрәфиев ит кыздыру җайланмасын кулланганда безнең гәҗитне искә алыр, дип өметләнәбез. Зур Әтрәчтән Гали Нәфигыйн һәм шәһәрле Рәхимҗан Салаватуллин су чис­тарту өчен фильтр ярдәмендә файдалы һәм тәмле суны краннан агызып куйгач ук файдалана алачак. 

Бүләк уйнату “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” гәҗитләренә язылучылар арасында аерым уйнатылса, супер-приз – мультиварка барлык абунәчеләребез арасында уйнатылды. Ул тәтешле Лилия Садертдиновага (рәсемдә) насыйп итте. 

“Гәҗит белән дуслыгыбыз күптәннән килә. Аның һәр санын игътибар белән укыйбыз. Районда булган соңгы вакыйгаларны, казанышларны, якташларыбызның язмышлары, мәктәп укучыларының уңышлары турында белеп тору өчен, аның килүен көтәбез. Мин гәҗиттәге материалларны үземнең дәрестә куллану өчен еш файдаланам, шулай итеп балаларда укуга, туган якка мәхәббәт тәрбияләргә тырышам, – диде Тәтеш татар урта мәктәбендә 26 еллык эш стажы булган Лилия Садертдинова. “Яңа ел якынлашып килгәндә безнең хөрмәтле “Авангард” һәм “Тәтеш таңнары” гәҗитендә приз уйнатуда катнашуыма шат, – диде Олег Евсеев, гәҗит абунәчеләре арасында приз уйнатуның намуслы һәм гадел булуын билгеләп үтеп. – Шобага салу ­УЕФАдагы (автор искәрмәсе: Европаның футбол ассоциациясе оешмасы) кебек узды”.  

Котлыйбыз! Призлар откан бәхетле абунәчеләребез бүләкне район гәҗите редакциясеннән ай дәвамында шәхсән килеп алырга мөмкиннәр.

Бүләк чыкмаучылар – күңелегезне төшермәгез. Без ел әйләнәсе бәйгеләрне күп уздырачакбыз, аларда катнашыгыз һәм бүләк отыгыз! Әле тагын шуны исегезгә төшерәбез, алда сезнең 2020 елның икенче ярты еллыгына “Тәтеш таңнары”н яздырып, яңа приз оту мөмкинлеге бар. Димәк, “Тәтеш таңнары”, “Авангард”ны яздырган һәркем бүләккә  өметләнә ала. 

Яраткан гәҗит укучыларыбыз! Без алга таба да сезне кызык­лы язмалар белән сөендерергә тырышачакбыз, сезгә яңалыкларны хәбәр итәчәкбез, файдалы һәм әһәмиятле мәгъ­лүматлар белән уртаклашачакбыз. Сезнең сорауларга һәм хатларга бик теләп җавап бирербез. Барыгызга да  сәламәтлек, гаилә җитешлеге, уңышлар юлдаш булсын!

Сезнең “Тәтеш таңнары”/“Авангард”    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев