Әни – минем өчен иң яхшы хатын-кыз
Көн темасы

Әни – минем өчен иң яхшы хатын-кыз

Әни, җырчы, җитәкче һәм гүзәл зат – күпчелек тәтешлеләргә таныш булган Ирина Козловага әлеге сыйфатларның барысы да хас.

(Тәтеш, 7 март, “Тәтеш таңнары". Елена Калашникова). “Балачакта мин бөтенроссия каналында алып баручы булырга тели идем”, – ди ул. Хыялы тормышка ашкан диярлек: Ирина – җирле телевидение җитәкчесе генә түгел, ул шулай ук үзе дә мәгълүмати чыгарылышларны алып бара. Шулай да үзен бар яктан килгән җитәкче дип санамый, алда әле күп нәрсәләрне өйрәнәсе бар, ди.

Ул – биш яшьлек кызы Арина өчен кайгыртучан ана, хатынының еш кына өйдә булмавына аңлап караган ире Алексей өчен яраткан хатын. “Йортта мин, чынлап та, сирәк булам, күп вакытымны эштә үткәрәм. Моның белән бергә менә инде ундүртенче ел “Забава” вокаль студиясендә балалар белән шөгыльләнәм, әлеге коллектив – минем бар тормышымны биләп алган хезмәт дип әйтә алам, аңа күңел җылымны салам”, – дип сөйли Ирина. 
Козловлар гаиләсендә бик тиздән тулылану көтелә. Арина да энекәше барлыкка килүне түземсезләнеп көтә. 
Алар кызы белән бергә ялларда берәр төрле тәмле ризык әзерләргә тырыша. “Минем әнием әйбәт, мәрхәмәтле, мине орышмый һәм баллы тортлар пешерә”, – ди кызчык. Әле тагын, Козловлар сәяхәт итәргә бик тә ярата. Мисалга, Яңа 2020 елны алар Анапада каршылаган. 

Әнисе – аның өчен иң яхшы хатын-кыз, дип белдерә. “Дөрес, мин бөтенләй дә аңа охшамаган, – ди Ирина елмаеп. – Ә менә гражданнарны яклау көллияте директоры Татьяна Юрьевна Адаева – минем өчен үрнәк булып тора”.

Халыкара ­хатын-кызлар көне җиткәндә язма герое­быздан әлеге бәйрәмне ничек билгеләп үтәр һәм нинди бүләккә сөенер идең, дип сорамый булдыра алмадык. “Дөресен әйткәндә, менә инде берничә ел без ахирәтләрем белән бер матур гадәткә хыянәт иткәнебез юк: 8 мартта һичшиксез мунчага барабыз”, – дип уртаклаша ул ягымлы итеп. Ә бүләккә килгәндә, уйлап торгач, болай дип җавап бирә: “Мин романтик кичке ашка шатланыр идем. Гомумән алганда, төрле үзенчәлек­ле котлаулар һәм күңел шаянлыкларына мөкиббән китәм”.

Фотосы Ирина Козлованың гаилә архивыннан
 


Нет комментариев