Тәтеш мәктәпләренең 2021 ел чыгарылышлары ата-аналары “Ата-аналарның БДИны бердәм тапшыру көне” Бөтенроссия акциясендә катнашты.
(Тәтеш, 20 март, «Тәтеш таңнары»). Унбиш ата-ана, шулай ук район администрациясе вәкилләре рус теле буенча үзләренең белемнәрен тикшерде.
Барысы да тиешенчә булды: документлар тикшерү, махсус җайланма аша узу һәм телефоннарсыз. Дөрес, ата-аналарга имтихан эшләренең кыскартылган төрен әзерләгәннәр, аны бер сәгать эчендә эшләп чыгарга мөмкин иде. “Ата-аналарның БДИны бердәм тапшыру көне” акциясенең максаты – чыгарылышларга һәм аларның ата-аналарына имтиханнарга әзерләнү белән бәйле өстәмә киеренкелекне кичергәндә ярдәм итү.
– Безгә, имтиханнарның ничеклеген үзебездә сынап карау өчен, ата-аналарның БДИ акциясендә катнашу бәхете насыйп итте. Сез имтихан тапшырачаксыз, ә аннары балаларга моның алай ук куркыныч түгел икәнлеген сөйләрсез, – диде акциядә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев чара башланыр алдыннан.
– Имтиханнарга кадәр бөтенләй дә аз вакыт калды, күпләр инде аны сайлауда төпле карар ясады. Сезнең балаларыгызның БДИ нәтиҗәсе, күп яктан сездән, ата-аналардан тора – дөрес юнәлеш бирү әһәмиятле, – дип билгеләп үтте акциядә катнашкан район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина.
Тәкъдим ителгән биремнәрдән барысы да ата-аналар үтәп чыга алырлык түгел иде, еллар узу белән рус теле һәм орфограмма кагыйдәләре дә онытылган.
– Миңа имтихан барышын тою мөһим булды. Җаваплылык хисе кичердем, әлбәттә, эшләп чыга алмам дип курыктым, чөнки мәктәпне тәмамлап чыкканга күп еллар үткән. Балаларга ябык мохиттә, видеокамера күзәтүендә берничә сәгать утыруы җиңел түгелдер, дип уйлыйм, шулай да без аларның барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез, – дип уртаклашты чыгарылышның әнисе Татьяна Лубганс.
Башка әни, Елена Андреева да шундый ук фикердә: дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен җитди әзерлек, контроль-үлчәгеч материалларын эшләгәндә күнекмәләр кирәк дип саный.
– Имтихан башланыр алдыннан аерым бер дулкынлану кичердем. Имтиханнар тапшыру урыны балалар өчен зур әһәмияткә ия, дип уйлыйм: үз мәктәбендә күнегелгән күренеш, шуңа күрә аларга да тынычрак булачак. Башка уку йортларында катлаулырак булачак, – диде ул.
Имтиханнарга әзерләнгәндә балаларның бары тик БДИга керәчәк белеме генә түгел, моның белән беррәттән шулай ук психологик яктан дөрес әзерлек, үз көчеңә ышаныч та булуы бик мөһим. Һәм бу очракта гаиләнең, ата-аналарның булышлыгын бәяләп бетерү мөмкин түгел.
Нет комментариев