Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олытарханлыларның чираттагы җиңүе

Аларны бүләкләргә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы бүлеге начальнигы Флюра Гаязетдинова килде.

(Тәтеш, 17 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”).  “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасында җиңүчеләр – Олы Тархан укучылары – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясеннән бүләкләр алды.

Аларны бүләкләргә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы бүлеге начальнигы Флюра Гаязетдинова килде. Әлеге олимпиада республикада әһәмиятле вакыйгага әйләнде, дип билгеләп үтте ул. “Олы Тархан урта мәктәбе турында әйткәндә, аны олимпиаданы оештыручылар да, анда катнашучылар да инде күреп алдылар. Әлеге мәктәп соңгы 6 елда барысының да күз уңында. Менә 2020 елда да бу мәктәпнең 4 укучысы олимпиада призеры булды, ул яшь тарханлыларның җитди әзерләнүе, көндәшлеккә сәләтлелеге хакында сөйли”, –  диде Флюра Гаязетдинова. 
Ахыргы нәтиҗәләрне ясаганнан соң, Олы Тархан урта мәктәбенең үзенең дә Татарстан мәктәпләре арасында олимпиада җиңүчесе булуы билгеле булды, аңа аерым җиңүче Кубогы һәм махсус диплом тапшырдылар. Олимпиада призерлары төркемен әзерләгән мәктәп директоры Расих Шагаев үзе дә  югары бүләккә лаек булды: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең “Ярдәм иткәне өчен” медале, һәм инде алтынчы тапкыр республиканың мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәте белән бүләкләделәр. Призерлар – Данил Куркин, Алсу Хәярова, Сергей Егоров – Дип­ломнар һәм сертификатлар белән билгеләп үтелде. 8-9нчы сыйныфлар арасында III урын алган Далер Сидиков Кубок һәм медаль белән бүләкләнде. Тәтеш районының дәүләт алкоголь инс­пекциясе белгече Елена Сазонова олимпиадада яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлап, болай диде: “9нчы сыйныф укучыларының аерым уңышлар яулавын исәпкә алсак, димәк, җиңүчеләр традициясе дәвам итәчәк дигән нәтиҗәне ясарга була”.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев