Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Осталыкны арттырып

Тәтештә өйрәнү-күнегүләр полигонында “Челтәр компаниясе” ААҖ бүлгеч челтәрләренең иң яхшы бригадасы 2019” исеме өчен электр монтерлары бригадасының гомумсистема ярышлары булды.

 (Тәтеш, 26 июнь, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова).  Тәтештә өйрәнү-күнегүләр полигонында “Челтәр компаниясе” ААҖ бүлгеч челтәрләренең иң яхшы бригадасы 2019” исеме өчен электр монтерлары бригадасының гомумсистема ярышлары булды.

Компаниядә өч елга бер уздырылган, матур гадәткә әверелгән чараның максаты компаниянең 9 филиал хезмәткәрләре арасында һөнәре буенча иң яхшыларны ачыклау гына түгел, шулай ук белгечләрнең һөнәри осталыгын арттыру, яңа эшләнмәләр белән танышу мөмкинлеге, филиалда кулланыла торган тәҗрибә һәм инновация­ләрне тапшыру да булып тора.
Тантаналы чарада район башлыгы Рәмис Сафиуллов җыелучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, энергетикларга зур әһәмияткә ия сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бәйгечеләргә җиңүгә ирешүләрен теләде.

Ярышның төп хөкемдары, оператив технология идарәсе буенча директор урынбасары – “Челтәр компаниясе”нең челтәрләр белән идарә итү үзәге начальнигы Равил Баязитов болай диде: “Бригадаларның һәркайсы филиалларда үзләренең осталыкларын раслады инде, безнең өчен иң мөһиме – бу безнең кулланучының югары бәя бирүе”.

Бүлгеч челтәрләре буенча техник директор урынбасары Дмитрий Шаповалов уртаклашканча, ярышларның барышы быел бәйгечеләрдән зур оешканлык таләп итә, чөнки барлык бригадалар да көчәнешне өзми генә эшли, моңа персоналны укыту буенча уздырылган эшләр һәм яңа эш алымнары кертү ярдәмендә ирешергә мөмкин булган. Ярыш этапларының һәркайсы, һичшиксез, бик әһәмиятле булып тора. Барыннан да бигрәк иң җаваплысы икенчесе – зыян күрүчене 10 кВ ВЛ ике арадагы терәктәге электр тогыннан азат итү һәм аңа беренче ярдәм күрсәтү булды. 

Биредә һәр секунд мөһим, чөнки сүз кешене коткару турында бара (аны “Гоша” исемле манекен гәүдәләндерә, ул чын кеше рәвешенә һәм зурлыгына ия), бригада әгъзаларының үзләренең дә иминлекләрен тәэмин итүе хакында истән чыгармас­ка кирәк. Электр монтеры терәккә күтәрелә һәм зыян күрүчене үзенең хезмәттәшләре ярдәмендә җиргә төшерә, шуннан соң манекенны куркынычсыз ераклык­ка илтеп куялар. Әгәр бригада барысын да: йөрәккә ясалма массажны, ясалма сулышны дөрес эшләсә, ул чакта “Гоша”ның тибеше барлыкка килә – коткарылды!

Гадел хөкемдарлар колле­гиясе бригада әгъзаларының хәрәкәтен барлык этапта да игътибар белән күзәтә. 

“Ярышлар – ул тәҗрибә алмашу, өйрәнү, үзеңнең осталыгыңны арттыру, – диләр ярышта катнашучылар. – Әзерләнгән вакытта алар безгә көндәлек тормышка кирәк булган күнекмәләрне автомат рәвештә башкаруга кадәр җиткерә. Без теләсә нинди производство биремнәренә әзер”.

Ярыш чараларының өч көне эчендә барлык командалар югары осталык күрсәтергә һәм үз филиалларының данын яклап, иң күп күләмдә балл алырга тырыштылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, көчәнеш астында булган җайланмаларда эшләүче иң яхшы бригада исеменә Александр Тарасов, Валерий Кузин, Андрей Еремеев, Иван Коробов тарафыннан тәкъдим ителгән Тәтеш РЭЧның БуЭЧ бригадасы лаек булды, мактау пьедес­талының икенче баскычына Чистай РЭЧы күтәрелде, Идел буе электр челтәрләре өченчелекне алды.

“Мондый ярышларда безнең энергетиклар һөнәри күнекмәләрен арттыралар, аларның осталыгы үсә. Барлык катнашучыларга, хөкемдарларга, чараны оештыручыларга ярышны югары дәрәҗәдә уздыр­ганнары өчен рәхмәт белдерәсе һәм аларның гаиләләренә нык сәламәтлек, һәркайсына уңыш­лар телисе килә”, – диде “Челтәр компаниясе” генераль директоры Илшат Фәрдиев.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев