Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүче хатын-кызларга мөрәҗәгать итә
Көн темасы

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүче хатын-кызларга мөрәҗәгать итә

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне

(Тәтеш, 8 март, “Тәтеш таңнары”). 
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүче хатын-кызларга мөрәҗәгать итә:
– Кешелекнең гүзәл затлары фәнни ачыш, спорт ярышы яки бизнес булсынмы, теләсә нинди ­казанышларга һәм үрләргә ирешә ала. Сезнең мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау үсешенә керткән өлешегез бәяләп ­бетергесез. Моның белән беррәттән сез йортта уңайлылык һәм җылылык булдырасыз, балалар үстерәсез һәм тәрбиялисез, хезмәткә һәм яңа казанышларга рухландырасыз.
Сезгә сәламәтлек, гаилә җитешлеге, бетмәс-төкәнмәс гүзәллек, тынычлык һәм бәхет телим! Барлык ­хыялларыгыз чынга ашсын!
 


Нет комментариев