Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районда илкүләм проектларны тормышка ашыруны карадылар

Тәтештә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Тәтештәге җирле бүлекнең XXVII конференциясенең беренче этабы булды.

 (Тәтеш, 23 июнь, “Тәтеш таңнары, Энҗе Алимова). Конференциядә депутатлар Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов белән берлектә районыбыз территориясендә сәламәтлек сак­лау, мәгариф, мәдәният, төзелеш, экология өлкәсендәге илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча мәсьәләләрне карадылар һәм планнар билгеләделәр. “Районда илкүләм проектларны тормышка ашыру тәтеш­леләрнең җитешлеген тәэмин итү һәм тормыш сыйфатын үстерүгә юнәлтелгән”, – дип ассызыклады Рәмис ­Хатыйп улы. 

Конференциядә шулай ук “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXX конференциясенә делегат сайладылар, ул Тәтеш муниципаль районы башлыгы, “Бердәм Россия” партия­сенең Тәтеш бүлеге секретаре Рәмис  ­Сафиуллов булды. 

Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның маенда “Илкүләм максатлар һәм үсешнең стратегик бурычлары турында”гы боерыкны игълан итте. 
Аның нигезендә 2018 елның 24 декабрендә расланган 12 юнәлеш буенча илкүләм проектлар пакеты ­эшләнелгән. 

Федераль Хөкүмәт биш ел эчендә илкүләм проектларны тормышка ашыруда гомумән алганда 25,7 триллион сум акча кертергә әзер.
Илкүләм проектларны тормышка ашыруда катнашу кысаларында Татарстан Респуб­ликасы тарафыннан максатлар, бурычлар, чаралар һәм аларның планлы максатчан күрсәткечләр үтәлеше нәтиҗәлеген җентекләп карау белән 49 төбәк расланган. 

Республикада чараларны финанслауның гомуми күләме 2019 елга 21,3 миллиард сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджет акчасы хисабына – 16,7 миллиард сум. 

Акча төгәл объектларга: мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре, мәдәният йортлары төзү һәм капиталь ремонтлау, юллар ремонтлау һәм башкаларга сарыф ителәчәк. 

Әлеге барлык объектлар илкүләм проект­ларны тормышка ашыру планына кертелгән, алар хакындагы мәгълүматлар рес­публикада яшәүчеләр өчен файдалана алырлык булачак.


“Бердәм Россия” фиркасенең ТР Дәүләт Советында узган утырышында депутатлар һәрбер депутатның – фирка әгъзасының үзенә беркетелгән территориядә һәм бер мандатлы округларда илкүләм проектларны тормышка ашыруны контрольдә тотуны оештыруда катнашуы турындагы карарны кабул итте. Әлеге эшкә депутатлар да – район Советларындагы “Бердәм Россия” фиркасе әгъзалары да җәлеп ителәчәк. Илкүләм проектларны тормышка ашыру контролендә Татарстан Респуб­ликасында яшәүче һәркем катнаша ала.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев