Районның авыл хуҗалыгы уңышы – бу һәр аграрийның уңышы
Тәтештә авыл хуҗалыгы тармагы эшчәннәрен тантаналы хөрмәтләделәр.
(Тәтеш, 24 март, «Тәтеш таңнары», Инна Сафиева, автор фотосы). Авыл хуҗалыгы тармагы эшчәннәре – Тәтеш районы горурлыгы, чөнки безнең икътисади үсешнең төп нигезе булып агросәнәгать комплексы тора.
Тәтештә авыл хуҗалыгы тармагы эшчәннәрен тантаналы хөрмәтләделәр.
“Барс” спорт комплексының бәйрәмчә бизәлгән залында районның аграрийлары – чын һөнәр осталары, үз эшләренә, туган җирләренә гашыйк кешеләр җыелды.
Бәйрәмне Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов ачты.
– Район аграрийлары авыл хуҗалыгы елының барлык бурычларын уңышлы үтәделәр. Сезнең хезмәтегез Татарстанда югары бәяләнде: безнең район республика агросәнәгать комплексы лидерларының берсе дип танылды, – диде Рәмис Хатыйп улы һәм авыл хуҗалыгы эшчәннәренә – авыр хезмәтләре өчен, ветераннарга бәяләп бетергесез тәҗрибә өчен рәхмәт белдерде.
Тантананың мәртәбәле кунаклары район игенчеләрен һәм терлекчеләрен авыл хуҗалыгы елының уңышлы тәмамлануы белән котладылар.
– Соңгы берничә елда Тәтеш районында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату 4 тапкырга артты, мондый күрсәткечләр республиканың бер генә районында да юк. Сез бу күрсәткечләргә Рәмис Хатыйпович җитәкчелегендәге көчле команданың зур хезмәте, хуҗалыклар базасын модернизацияләү, заманча технологияләр куллану нәтиҗәсендә ирештегез, – диде “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.
– Сез үз көчегезне, күңелегезне яраткан эшегезгә бирәсез. Сез шундый яхшы нәтиҗәләргә һәрберегезнең җаваплы хезмәте нәтиҗәсендә ирештегез, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Җәббаров исеменнән һәм шәхсән үзеннән тәтешлеләрне яхшы уңыш, Татарстанда агросәнәгать комплексында иң яхшы эш күрсәткечләре белән котлады.
Тәтеш районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев аграрийларга эшләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, иминлек, мул уңыш теләде, 2021 елда төп бурыч – районда сөт терлекчелеген нәтиҗәле үстерү, дип билгеләп үтте.
Район аграрчылары өчен бу көнне музыка, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның моңлы җырлары яңгырады, аларга авыр хезмәтләре өчен иң җылы рәхмәт сүзләре әйтелде.
Тантаналы бүләкләү бәйрәмнең кульминациясе булды.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлеге начальнигы Кудряшов Николай Степановичка Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде.
“Содружество” авыл хуҗалыгы предприятиесенең бүлек идарәчесе Пигилов Геннадий Николаевичка ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.
“ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисенең Рәхмәт хаты белән “Маяк” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры урынбасары Ахтонов Алексей Алексеевич; “Агросоюз” авыл хуҗалыгы предприятиесе агрономы Сумбаев Анатолий Тихонович бүләкләнде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: Гыйззәтуллина Халидә Корбан кызы, “Новая Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесенең машина белән сыер саву операторы; Фәткуллин Илдар Шамил улы, “Татарстан” агрофирмасының диспетчер-учетчигы.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән “Нур” агрофирмасының машина белән сыер саву операторы Бәдретдинова Резидә Илзар кызы; “Содружество” авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторы Захаров Сергей Евгеньевич; “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиесе слесаре Йосыпов Фаяз Фәтхелислам улы бүләкләнде.
Авыл хуҗалыгы производствосын нәтиҗәле алып барулары һәм югары күрсәткечләре өчен Тәтеш районы башлыгының Рәхмәте белән районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм җитәкчеләре урынбасарлары бүләкләнде: Абрамов Виктор Ильич (“Авангард”); Мәүлиханов Ранис Фәрит улы (“Колос”); Нургалиев Радик Галимҗан улы (“Нур”); Сабиров Рөстәм Хәбибрахман улы (“Содружество”); Халитов Айрат Рәис улы (“Татарстан”).
“Иң яхшы комбайнчы” республика конкурсында 10 якташыбыз: Илнур Сәйфуллин (“Нур” агрофирмасы), Валерий Матвеев, Альберт Шәйдуллин, Алексей Борисов (“Колос” агрофирмасы), Сергей Ивлев, Сергей Филатов, Павел Кавин, Евгений Маврин, Николай Алешин (“Содружество” авыл хуҗалыгы предприятиесе), Фәрит Сәйфетдинов (“Маяк” авыл хуҗалыгы предприятиесе) Президент премиясенә лаек булды.
Безнең районның авыл хуҗалыгы тармагында лаеклы хезмәт куючы гаилә династияләре:
– Ивлевлар династиясе (“Содружество”);
– Гыйльметдиновлар, Җамалетдиновлар, Мөхәмәтуллиннар династияләре (“Новая Заря”);
– Якатовлар династиясе (“Татарстан”);
– Морозкиннар династиясе (“Нива”);
– Ахтоновлар, Никитиннар, Шумилкиннар династияләре (“Маяк”);
– Галиәкбәровлар династиясе (“Бакырчы”);
– Левштановлар династиясе (“Авангард”);
– Матвеевлар, Шәйдуллиннар, Борисовлар, Деньговлар, Батраковлар династияләре (“Колос”);
– Фәткулловлар, Смеловлар, Платоновлар династияләре (“Р. Г. Сафиуллова” КФХ);
– Вәлиевлар, Кәбировлар, Нургалиевлар, Сәйфуллиннар, Шәйхетдиновлар династияләре (“Нур”).
Тәтеш муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча.
рәсемдә: Рәмис Сафиуллов, Әгъзам Гобәйдуллин, Ришат Хәбипов “Нур”
агрофирмасының машина белән сыер саву операторы Резидә
Бәдретдинованы бүләклиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев