Репертуарда – джаз һәм халык җырлары
Көн темасы

Репертуарда – джаз һәм халык җырлары

Анастасия Андриянова район этабында узган “Йолдызлык” бәйгесенең “Вокал-соло” номинациясендә икенче урынны алды.



“Баланың җырларга сәләтле булуына “Әкият” балалар бакчасының музыка җи­­тәкчесе Алинә Суркова игъ­тибар итте, һәм инде 2014 елда безгә беренче тап­кыр “Йолдызлык”та кат­нашыр­га тәкъдим ясады. Ул чакта Настяга 5 яшь иде. Джаз төрендәге җырны сайладылар, әлеге җыр белән ул беренче урынны алды”, – дип искә төшерә кызның әнисе Татьяна Андриянова.
Ул вакытларга биш ел үткән. Анастасия хәзер 4нче сыйныфта укый, балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә педагог Эльмира Җаббарова җитәкчелегендә вокал белән шөгыльләнә, “Забава” вокал-эстрада студиясенә, фортепиано классы буенча балалар сәнгать мәктәбенә,  “Бию юнәлеше” бию берләшмәсенә, Тәтешнең стендка ату мәктәбенә йөри.
Анастасиянең репертуары елдан-ел төрлеләнә бара: ул эстрада, джаз, халык җырларын башкара.     


Нет комментариев