Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов: “Без алдынгылыкта, әмма тукталып калмаска кирәк”

Килдештә, “Авангард” хуҗалыгы базасында булып узган семинар-киңәшмәдә терлекчелекне үстерү нәтиҗәләре, терлекләрне кышлату, язгы кыр эшләренә әзерлек барышы хакында фикер алыштылар.

(Тәтеш, 16 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкче­легендәге чарада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, җирлек башлыклары, кредит оешмалары белгечләре катнашты.

“Авангард” җитәкчесе Виктор Абрамов мәгъ­лүматла­­ры буенча, иген культурала­ры­ның уңды­рышлылы­гы быел гектардан 41 ­цент­нер тәш­кил ит­кән, бер шарт­лы малга 38 азык бе­рәмлеге әзерләнгән. Авыл хуҗалыгы предприя­тие­сен­дә машина-трактор паркы да тулыланган – 15 миллион сумга техника сатып алынган, яңа терлекчелек бинасы, 2 силос траншеясы төзелгән. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә 50 кеше хезмәт куя, эшчәннәрнең айлык уртача хезмәт хакы – 30 мең сумга якын.

“Хуҗалык яхшы эшли, соңгы 4 елда күп нәрсәләр башкарылды, шулай ук резервлар да шактый”, – дип билгеләп үтте район башлыгы.  

Семинарда катнашучылар машина-трактор паркында булдылар, хәзерге вакытта анда механизаторлар техникаларны язгы кыр эшләренә әзерләү белән шөгыльләнәләр, белгечләр товарлыклы-сөтчелек фермасында терлекләрне асрау шартлары һәм ашату технологияләре белән таныштылар. 

Семинарның Килдеш авылы мәдәният йортында узган теоретик өлешендә язгы кыр эшләренә әзерләнү анализланды, елның 11 аена терлекчелек тармагы эшенә нәтиҗә ясалды, терлекләрне кышлату барышы тикшерелде. 

“Куелган йөкләмәләрне үтәр­гә кирәк, – диде чара аза­гында район ­башлыгы Рәмис Сафиуллов. – Сөт производствосы табыш китерерлек булырга тиеш. Язга хәзерләнәбез – чәчүлекләр әзерләгез, җитәрлек кү­ләмдә минераль ашламалар хәстәрләп куегыз, үсем­лекләрне сак­лауның тулы комп­лексына әзерләнү зарур, яңа тех­но­логия­ләргә яңа тех­ника кирәк”. 

“Яхшы эшләдек – үсемлекчелек буенча без респуб­ликада алдынгы, әмма моңарда тукталып калмаска, алга барырга кирәк, алда яңа ел – яңа максатлар һәм бурычлар”, – диде Рәмис Хатыйп улы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев