Социаль челтәрләрдә ел башында, кар мул яуганнан соң, шәһәрдәге үзәк парктагы сукмакларның кардан чистартылмавы турында язганнар иде.
(Тәтеш, 22 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Чынлап та, кешеләр берничә көн дәвамында үзләре тарафыннан ук тапталган сукмаклар буйлап йөрделәр. Агымдагы елның гыйнварына кадәр мондый хәл күзәтелмәде, “Тәтеш МПП” МУП белгечләре көн саен үзәк паркта тәртип урнаштырып тордылар. Килеп туган хәлнең сәбәбе нәрсәдә икәнлеген ачыклау өчен, без предприятие директоры Рифкать Әхмәтовка мөрәҗәгать иттек.
“Тәтеш МПП” МУП 2016 елдан шәһәр паркын һәм Дан Мемориалын карап тору буенча торгларда катнашты, һәм биш ел дәвамында безнең хезмәткәрләр әлеге территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнде. Быел да без шулай ук торгларны отуга исәп тоттык, техника һәм коллектив эшкә әзер иде. Ләкин, ни аяныч, паркны һәм Дан Мемориалын карап тору белән шөгыльләнү хокукын Казандагы “НОРДПРОМ” ҖЧҖ предприятиесе алды”, – диде Рифкать Тәлгать улы.
Шулай итеп, хәзерге вакытта шәһәр паркын төзекләндерү федераль закон таләпләре белән тәңгәл китерелгән торглар үткәрү нигезендә Казандагы югарыда күрсәтелгән оешмага бәйле.
фото: архив/Авангард
Нет комментариев