Студентларны яңа бүлмәләр көтә
“Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумы тулай торагын капиталь ремонтлау дәвам итә.
(Тәтеш, 16 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Безнең хәбәрчеләр авыл хуҗалыгы техникумының тулай торак бинасында булдылар һәм андагы студентларның яшәү шартлары ничек үзгәрүен күреп кайттылар.
– Тулай торак 288 студентка исәпләнгән, – дип уртаклашты директор Илнур Җамалтдинов. – Түбәсе инде ябылды, яңа пластик тәрәзәләр куелды, җылылык, су агу системалары, электр җайланмалары алыштырылды, гадәттән тыш хәл вакытында хәбәр итү системалары яңартылды.
Бинага керү юлында контроль-кертү пункты бар, анда каравылчы студент билетларын тикшерә, тимер эзләгеч кыса урнаштырылган, укучылар икенче аяк киемен алыштырып кияләр. Тулай торак коменданты Галина Гатауллина студентлар чисталык һәм тәртипне үтиләр, дип билгеләп үтте. Сүз уңаеннан, алар әлегә бинаның ремонтланмаган өлешендә яшиләр, әмма тиздән аларны яңа бүлмәләр көтә.
Яңартылган катларда 16 блок урнашкан, анда якты һәм иркен, коридорларның һәркайсының үз матурлыгы, кызлар яшәгәне алсу төстә, егетләр яшәгән урын зәңгәр төскә буялган.
Һәрбер катта кер юу бүлмәләре бар, алар да шулай ук якты төсләр белән балкый, аларда автомат кер юу машиналары урнаштырылачак. Без кранны ачып карадык, суның басымы яхшы.
Шулай ук аш-су бүлмәсе дә бар, анда кирәкле җайланмалар, көнкүреш техникалары урнаштыру планлаштырыла. Укучыларга ял итү бүлмәсендә аралашырга, телевизор карарга, өстәл уеннары уйнарга мөмкин булачак.
Тулай торакта без уку алдынгылары, техникум активистлары Никита Шадрин һәм Александр Лихоманов белән әңгәмә кордык.
– Без үзебез Буадан. Укырга килгәч, безгә тулай торактан урын бирделәр, хәтта бер бүлмәдә яшибез. Монда инде без өченче ел торабыз, безгә барысы да ошый. Бинага ремонт ясый башлагач, без яңа бүлмәдә яшәп калырга туры килүенә шатландык. Әзер биналарны инде карап чыктык. Алар шундый якты, җылы, иркен, уңайлы. Санузелда душ та, киемнәр киптергеч тә бар, бу да бик мөһим. Безне бер төркемдәгеләр белән бер блокка кертү теләгебезне белдердек, – диделәр алар.
Тулай торакның котельнясы да яңартылган, педагоглар һәм студентлар билгеләп үткәнчә, аның нәтиҗәсендә биналар җылына төшкән.
– Капиталь ремонт ясадык, өйдәге кебек чиста, – диде газ котельнясы операторы Рәис Сәмерханов. – Барлык җайланмалар да яңа, өч казан бар, элек басым җитми иде, ә хәзер аларның куәте арттырылды, барысы да җайга салынды. Җайланма өзеклексез эшли.
Илнур Җамалтдинов әйтүенчә, тулай торак бинасының быелга планлаштырылган капиталь ремонт эшләренең күләме үтәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев