Белешмәләр өчен телефон: 2-50-18.
(Тәтеш, 22 февраль, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты ел саен "Гаилә тарихында гасырлар - тарихта без эзлебез” фестивален үткәрә.
Чара шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгытуга, Татарстан һәм гаилә тарихына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
2022 елның 15 февраленнән 30 мартына кадәр “Гаилә тарихында гасырлар - тарихта без эзлебез” фестиваленең муниципаль этабы узачак.
2022 елның 5 апреленнән алып 13 апреленә кадәр фестивальнең зона этабы узачак.
Әлеге фестивальдә катнашырга теләгән гаиләләрне Тәтеш муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлегенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Белешмәләр өчен телефон: 2-50-18.
Фестивальнең нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.
фото: https://tetushi.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2058932.htm
Нет комментариев