Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда 35 градус эсселек көтелә

Якын көннәрдә республика территориясендә һава торышын антициклон билгеләячәк.

(Тәтеш, 7 июль, "Тәтеш таңнары").  Татарстан Гидрометеорология үзәге әйткәнчә,  Татарстанда бу атнада элеккеге атнадагы кебек эссе һава торышы сакланачак, бераз салкынаю ялларга гына көтелә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә. 

Бүген, 7 июльдә, һәм чәршәмбе, 8 июльдә, республика явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы 16-23 градус, көндез 29-34 градус булачак.

Синоптиклар мәгълүматына караганда, 9 июльдә төнлә  төбәктә һава торышын антициклон билгеләячәк: явым-төшем булу ихтималы аз, һава температурасы +18 градустан +23 градуска кадәр фаразлана.

Әмма көндез Татарстанга башта атмосфера фронты, ә аннары көньяк циклонның җылы секторы киләчәк. Урыны белән яшенле яңгырлар явачак, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. 30–35 градус эсселек көтелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга, 10 июльдә һәм шимбә, 11 июльдә, республикада һава торышы тотрыксыз – кыска вакытлы һәм яшенле яңгыр булачак. 10 июльдә көндез һава температурасы +27..+32 градуска кадәр булса, 11 июльдә, салкын фронт килгәнлектән, көндез температура +23,.. +28 градуска кадәр күтәрелә.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев