Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Бүген, 31 майда көндез һәм кич һава шартлары начарлануын фаразлыйлар.

 

(Тәтеш, 31 май, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз явуы фаразлану сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгендә хәбәр иттеләр. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

Идарә мәгълүматлары буенча, 31 майда, көндез һәм кич, Татарстан территориясендә көчле яңгыр, яшен һәм боз явуы, секундына 20 метр тизлектә җил көтелә.

Республика башкаласында көндез һәм кич яшенле яңгыр яварга мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе көчле җилнең һәм яшеннең куркыныч булуы турында кисәтә. Урамга чыкмаска, тәрәзә төбеннән авыр әйберләрне алып куярга киңәш ителә.

Урамда электрүткәргечләре, йорт түбәсе, реклама такталары янында тормаска кирәк.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев