Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Түгәрәк өстәл янында очрашып киңәштеләр

Тәтештәге Үзәк мәчеттә районның дин әһелләре еллык эшкә йомгак ясады.

(Тәтеш, 16 февраль, «Тәтеш таннары», Сания СӘМИГУЛЛИНА (автор фотосы)).  Анда районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов һәм ун авылдан килгән имам-хатыйблар, аларның ярдәмчеләре катнашты. Алар әлеге очрашуда 2018 елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, 2019 елда башкарылачак эш-гамәлләре хакында уртаклаштылар. Әлеге утырыш изге Коръән аятьләреннән башланып китте. Җыелучылар теләк-тәкъдимнәрен белдереп, ил-көнебездә, районыбыз­да тынычлык, иминлек, җитешлек булсын дигән теләктә дога кылдылар.

Инсаф хәзрәт Җә­ләлетдинов үзенең отчет чыгышында район авылларында үткәрелгән чаралар, мәчетләрдә башкарылган ремонт эшләре, мәхәлләләрнең никадәрле оргтехника белән тулылануы хакын­да ирештерде. 

Районның эчке эш­ләр бүлеге вәкиле Айрат Әхмәдуллин җыелучылар алдында ясаган чыгышында террорга каршы уздырылган чараларны билгеләп үтеп, җирлектә һәм тирә-юньдә уяу, сак булырга кирәклегенә басым ясады.

Районның аксакаллар шурасы Ирфан хаҗи Халитов үзенең эшчәнлеге турында җиткереп, имамнарга районда әлеге юнәлештә төп­ле һәм файдалы эшчәнлекне киңәйтү җәһәтеннән мөрәҗәгать итте. 

Тәтешлеләргә дин гыйлеме өйрәтүче мөгаллимә Флера ханым Савельева гарәп телен укыту алымнары, шәкертләр белән үткәрелгән төрле чаралар турында ассызыклап үтте. Зур Әтрәчтән килгән Мөнир Вәлиев “Әтрәч укулары” бәйрәме хакында барлык нечкәлекләренә кадәр җиткереп, тулы итеп сөйләде.

Җыелучылар ахырдан авыллардагы зиратларның торышы, яңартып төзекләндерелүе, чистартып торылуы, яшь буынны әдәп-әхлаклы итеп тәрбияләү хакында сүз алыштылар һәм алга таба да гореф-гадәтләрне, йолаларны өйрәтеп калдыру буенча кичәләр, чаралар оештыруда активлык күрсәтергә кирәк дигән фикерләрен белдерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X