Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәҗрибә уртаклаштылар

Кичә шәһәребездә 120дән артык кеше катнашында “Татарстан музейлары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре” дип исемләнгән республикакүләм фәнни-гамәли семинар булып узды.

Район мәдәният йорты фойесында чарада катнашучылар өчен гадәти булмаган экспонатлар, җирле осталарның эшләре тәкъдим ителде, Тәтеш ягы тарихы музее эше һәм районда туризм кебек перспективалы тармак үсеше турында сөйләүче тематик күргәзмә оештырылды. “Безнең үзебезнең йөз таныкламасы  булдырыла, туристларга күрсәтү  өчен яңа объектлар төзелә, ә иң мөһиме, үзебезнең бай тарихи-милли мирасыбызны актив кулланырга мөмкинчелегебез бар”, – диде райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев.
Семинарның төп темасы турис­тик-рекреация өлкәсен үстерү булды. Казан, Свияжск, Болгар, Тәтеш һәм Татарстанның башка шәһәрләре белгечләре уңышлы тәҗрибәләрен тәкъдим итте. Шулай ук мәктәп, вакыйгалар һәм сәнәгать туризмы бәйләнешен һәм перспективаларын үстерү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. “Башкаларга көндәшлеккә сәләтле булу һәм турист­ларны җәлеп итү өчен, музеебызга, хәтта иң яхшысы булса да, заман белән бергә атларга кирәк”, – диде туризм буенча ТР туристлык индустриясен үстерү дәүләт комитетының бүлек начальнигы Анастасия­ Софь­ина. 
“Туристлар төрле була, аларны  кызыктыру чарасы да төрле булырга тиеш”, – ди ТР милли музее генераль директоры, Татарстан музейлар Ассоциациясе идарәсе рәисе Гөлчәчәк Нәҗип кызы. Ул семинарның югары дәрәҗәдә узуын да билгеләп үтте. 
Тәтеш ягы тарихы музее хезмәткәрләре семинарда катнашучыларны экскурсия программасына кертелгән үз проектлары һәм интерактив мәйданчыклары белән таныштырды. Кунакларны Долгая Поляна утары, Тәтеш ягы тарихы музее һәм Балыкчылык тарихы музее таң калдырды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада 160тан артык дәүләт һәм муниципаль, 230дан артык ведомство, берничә дистә шәхси музей эшли. Мондый семинарлар анда катнашучылар арасында тәҗрибә алмашу, уртак гамәлләр һәм проектлар эшләү, үзара килешү мөмкинлеге бирә.
Елена КАЛАШНИКОВА (автор фотосы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X