РФ Президенты Указы белән 2016 елның язында Росгвардия исеме астында турыдан-туры буйсынудагы яңа көч структурасы оеша.
(Тәтеш, 27 март, "Тәтеш таңнары", Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы)). Безнең районда ул ведомстводан тыш сак бүлеге итеп тәкъдим ителә. Хезмәткәрләрнең эше төптән үзгәрми – ул элеккечә җәмәгать тәртибен саклауга, гражданнарның һәм аларның милек иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән.
“Хәзерге вакытта безнең коллектив 30 кешедән тора, шуларның 16сы аттестация узган һәм 14е – ирекле рәвештә үзе теләп ялланучы, – ди подразделение начальнигы, полиция подполковнигы, участок уполномоченные, ЮХИДИ бүлегендә хезмәт иткән Ринат Биктаһиров. – Безнең бухгалтер Валентина Дружинаның иң күп эш стажы, Линар Тимершин, Александр Кулагин, Руслан Минегәрәев, Андрей Панов һәм мин ун елдан артык хезмәт куябыз”.
Мәҗбүри каравылга караган сак объектлары оешмасы инспекторының эш көне ничек башлана соң, югыйсә хезмәт көне башлану – шартлы исем, чөнки каравыл тәүлек әйләнәсе алып барыла. Әлеге сорауга лейтенант Руслан Минегәрәев җавап табарга ярдәм итте.
“Сменага ике кеше килә, берсе – полиция шоферы, икенчесе – өлкән полицейский. Без районның полиция бинасында табель коралы белән коралланып, инструктаж үтәбез, хезмәт алып баруга әзерлекне тикшерү бара, шәһәрдәге оператив хәл белән танышабыз, самбо алымнарын өйрәнәбез, – дип сөйли хезмәткәр. – Һәм “объектларны, җәмәгать тәртибен саклау буенча эшкә керешергә” дигән команданы алганнан соң, патрульлек итүгә алынабыз”.
Эштә җитезлек күрсәтү махсуслаштырылган пульттан башка мөмкин түгел, идарә итү пультында кизү вазифасын башкаручы Наталья Кулькова, Ирина Кобзева, әйдәп баручы белгеч Михаил Бехтин үзләренә йөкләнгән эшне төгәл итеп үтиләр. Радиохәбәрдән соң күрсәтелгән адрес буенча кизү наряды килү вакыты өч минутны тәшкил итә.
Ринат Гомәр улы билгеләп үткәнчә, аларга ышанып тапшырылган объектларда быел бер генә урлашу да булмаган, үткән елны сакланыла торган биналарга үтеп керергә омтылу очракларының барысы да булдырмый калынган.
Росгвардия хезмәткәрләре ЮХИДИ, полициянең участок уполномоченныйлары, паспорт бүлеге хезмәткәрләре белән үзара ярдәмләшеп нәтиҗәле эшлиләр. Мәсәлән, агымдагы ел башыннан алар дүрт легаль булмаган мигрантны ачыкларга ярдәм иткәннәр.
“Тәтеш бүлеге соңгы ун ел эчендә эш нәтиҗәләре буенча үз төрендәге бүлекләр арасында алдынгылар өчлегенә кереп, үз урынын алып тора, – ди Ринат Биктаһиров. – Ә коллективның эшкә югары сәләтлелеге, һәрбер хезмәткәрнең профессиональлеге, үз эшенә намуслы мөнәсәбәте куелган бурычларны уңышлы үтәү өчен юнәлеш булып тора”.
Нет комментариев