Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш өчен тавыш бирегез! Һәм шәһәребез тагын да матуррак

Тәтешебез кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия бәйгесендә катнаша.

(Тәтеш, 23 июнь, "Тәтеш таңнары").  Бәйге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча оештырылган иде һәм беренче тапкыр 2018 елда уздырылды.

Исегезгә төшерик, шәһәребез бәйге үткәрелгәннең беренче елында Тәтештәге шәһәр буасын төзекләндерү проекты белән җиңүчеләрнең берсе булды. Хәзер әлеге ял зонасы тәтешлеләр һәм шәһәребез кунаклары арасында бик киң ­танылган урын.

Безнең район башлыгы Рәмис Сафиуллов әлеге бәй­гедә агымдагы елда да катнашырга тәкъдим итте. Тә­теш районында яшәүчеләр төзекләндереләчәк территорияне район сайтында тавыш бирү юлы белән сайладылар – болар пристань, Вшиха тавына баскыч, Ленин урамының тарихи өлеше.  

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев җитәкчелегендәге туган якны өйрәнүчеләр, тө­зү­челәр, мәдәният һәм гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре кергән эшче төркем төзекләндерү һәм проект төзү буенча райондагы битараф булмаган кешеләрнең тәкъдимнәрен җыю өстендә эшләргә кереште. Аннары иҗади хезмәткә Казан архитектор­лары кушылды. Территория үсеше концеп­ция­ләрен эшләгән ­вакытта районның мәдәнияте, тарихы, кыйммәтләре, туристлар өчен җәлеп итү урыннары нигез итеп алынды. Проект өстендә эшләгән вакытта “Бизнес”, “Мәдәният” һәм башка темалар буенча онлайн рәвештә фокус-төркемнәр үткәрелде, тәтешлеләрдән тө­гәллек керте­лүче тәкъдимнәр җыелды.

Онлайн рәвештә йомгаклау оч­рашуында ­катнашучылар безнең гаризаларның бай эчтәлекле булуын, анда барлык мәйданчыклар заманча, тарихи тулылану белән берләштерелүен билге­ләп үттеләр.

Әгәр безнең проект җиңеп чыкса, бу чакта пристаньда сәүдә рәтләре төзеләчәк, кафе һәм касса биналары бер стильдә булачак, беседкалар һәм кече архитектура күренешләре урнаштырылачак, машина кую урыны киңәйтеләчәк. Ә иң мөһиме – тауга яңа баскыч төзеләчәк (киңәйтеп, эчке ягында яктырткычлар, эскәмияләр һәм бер бас­кычтан икенчесенә күчүче мәйданчыклар белән). Вшихада 2 яруслы күзәтү мәйданчыгы булачак. Ленин урамыннан алып үзәккә кадәр тротуарны киңәйтү һәм машина кую урыннары төзү, шулай ук балалар өчен кечерәк уен мәйданчыгы ясау ниятләнә.

“Берничә ай эчендә эшче төркем тарафыннан гаризалар һәм проектлар төзү буенча зур эш башкарылды, төзекләндерергә планлаштырылган урыннарда онлайн рәвештә дә, турыдан-туры шул җирлекләрдә дә киңәшмәләр уздырылды, – дип билгеләп үтте Рәмис Хатыйп улы. – Җиңүгә өметләнәбез. Яңа объектлар белән шәһәребез тагын да матуррак, ә тәтешлеләргә һәм шәһәребез кунакларына Тәтештә тагын да уңайлырак булачак”. 

Бүгенге көндә, хөрмәтле тәтеш­леләр, сезнең белән безнең проект Россиянең кече һәм тарихи шәһәрләре арасында Бөтен­россия бәйгесенең төбәк этабына тәкъдим ителде.
Бәйгенең төбәк этабы җиңү­че­ләрен яшәүчеләр белән экс­перт советы бергәләп (50/50) билгеләячәк. Безнең көндәшләребез арасында республикабызның тагын  12 шә­һәре бар. Финалга – Мәскәүгә  – иң күп сандагы тавыш җыючыларның проектлары узачак. Ә тавыш бирү  konkurs.tatar сайтында 25 июньдә башлана һәм 27 июньдә тәмамланачак. 

Хөрмәтле Тәтеш районында яшәү­челәр, әлеге сайтта үзегезнең тавышны биреп шәһәребезне ­хуп­лавыгызны үтенәбез.

Тәтеш өчен тавыш бирәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев