Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы студентларга һәм укытучыларга мөрәҗәгать итә

25 гыйнвар – Россия студентлары көне (Татьяна көне).

(Тәтеш, 25 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов студентларга һәм укытучыларга мөрәҗәгать итә:

– Студент еллары – тормышта иң күңелле, яшьлекнең чәчәк аткан һәм хыялларга бай вакыты. Нәкъ тә шул чакларда чын һәм тугры дуслар очрый, булачак шәхси һәм һөнәри уңышларга нигез салына. Алган белемнәрегезнең һәрвакытта кирәкле булуын телим. Искиткеч студент еллары хәтерегездә фидакяр хезмәт, иҗади омтылышлар, дуслык һәм мәхәббәт белән тулыланган бәхетле вакытлар буларак истә калсын иде. Яшь буынның остазларына да энтузиазм, хезмәтләрен рухи җылылык белән башкарганнары өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә сәламәтлек, үз көчегезгә ышанычлы булуыгызны, казанышлар һәм җиңүләр телим! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев