12 август – Хәрби-һава көчләре көне
(Тәтеш, 12 август, "Тәтеш таннары"). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов тәтешлеләрне Россия Хәрби-һава көчләре көне белән котлый:
– Бүгенге көндә Россиянең Хәрби-һава көчләре илнең оборона сәләтенең иң мөһим өлеше булып тора, көчле ату куәте, еракка хәрәкәт итүчәнлеге белән аерыла, бу илнең һава чикләрен һәм аның тыныч гражданнарын ышанычлы яклауны тәэмин итә. Ватанны саклаучы очучыларның хәзерге буыны ата-бабаларыбызның традицияләрен намус белән дәвам итә.
Хөрмәтле хәрби-һава көчләре хәрбиләре һәм ветераннары, сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә ихлас күңелдән сәламәтлек һәм һәркемгә дә тыныч күк йөзе телим.
Нет комментариев