Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

 Тәтеш районында “Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!” акция уза

Тәтеш районында агымдагы елның 15нән 26 мартына кадәр “Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!” Гомумроссия акциясенең беренче этабы уза.

(Тәтеш, 22 март, «Тәтеш таңнары»). Тәтеш районында агымдагы елның 15нән 26 мартына кадәр “Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!” Гомумроссия акциясенең беренче этабы уза. Ул җәмәгатьчелекне 
наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы эшләүдә катнашуга җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Наркотикларны законсыз куллану һәм аның әйләнеше фактлары хакында нинди дә булса мәгъ­лүматка ия булган һәр кеше моны яшерен сер рәвешендәге шарт белән махсус телефонга шалтыратып хәбәр итә, үзен борчыган хәл хакында уртак­лаша яки киңәш сорый ала.

– Хөрмәтле Тәтеш районында яшәүчеләр! Россия ЭЭМның Тәтеш районы бүлеге сезгә югарыда күрсәтелгән хокук бозуларны ачыклауда булышлык күрсәтергә һәм ярдәм итәргә, наркотик әйберләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле билгеле булган барлык фактларны полициягә хәбәр итүегезне үтенеп мөрәҗәгать итә, ышаныч телефоны: 2-87-28 яки 02, әгәр теләсәгез анонимлык гарантияләнә, – дип мөрәҗәгать итәләр эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев