Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районыннан Әфганстан уты аша 147 кеше узды

Бүген Тәтеш районында Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгына багышланган митинг булды.

(Тәтеш, 15 февраль, «Тәтеш таннары», Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА, автор фотосы). Истәлекле урынга чәчәкләр һәм веноклар куярга, һәлак булучыларны хөрмәт белән искә алырга сугышчы-интернационалчылар, хакимият органнары вәкилләре, иҗтимагый оешмалар, уку йортларында тәрбияләнүчеләр җыелды.

Тәтеш районыннан 147 кеше Әфганстан уты аша узды, аларның күпчелге туган җирләренә сугышчан бүләкләр белән кайтты. Ә алты якташыбызны кече ватаннарына цинк табутта китерделәр. Болар –  Олы Тормыдан Шамил Әхмәтҗанов һәм Хәмит Мусин, Тоншермадан Геннадий Илюшкин, Зур Әтрәчтән Гомәр Мингалиев, Иоководан Андрей Потапов, Бакырчыдан Хаммат Ганиуллин. Якташларыбызны Бер минутлык тынлык белән искә алдылар.    

“Әфган вакыйгалары солдатларының батырлыгы турындагы якты истәлек онытылырга тиеш түгел. Алар безнең өчен һәрвакытта батырлык үрнәге булып калачаклар”, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов. Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, районның сугышчы-интернационалчылар советы рәисе урынбасары Сергей Борисов Әфганстанның сугышчан юлын узган тәтешлеләр исеменнән чыгыш ясады.

Дан Монументы янында узган чара һәлак булган сугышчы-якташлар һәйкәленә кызыл канәферләр салу белән тәмамланды.
Район мәдәният йортында әлеге уңайдан хәтер-концерт булды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев