Мәктәптә азык-төлек блокларын капиталь ремонтлауның яңа программасы буенча ремонт һәм бизәү эшләре башкарыла, эчке инженерлык челтәрләрен ремонтлау, шулай ук яңа заманча җиһазлар урнаштыру каралган.
(Тәтеш, 13 август, "Тәтеш таннары"). Быел Татарстанның 198 мәгариф учреждениесендә, шул исәптән Алабирде һәм Олы Шәмәк урта мәктәпләрендә азык-төлек блокларын ремонтлыйлар.
Мәктәптә азык-төлек блокларын капиталь ремонтлауның яңа программасы буенча ремонт һәм бизәү эшләре башкарыла, эчке инженерлык челтәрләрен ремонтлау, шулай ук яңа заманча җиһазлар урнаштыру каралган.
– Мәктәпләрдә ремонт эшләрен бер ай элек башладык һәм хәзерге вакытта эшнең 90 проценты үтәлде. Суүткәргеч һәм канализация челтәрләрен, электр үткәргечләрне һәм утларны алыштырдык, санузелларны ремонтладык, стеналарга плитка ябыштырдык, – дип сөйли подрядчы оешма җитәкчесе Илдар Губашев.
Аның әйтүенчә, ике объектта да эшләр бер үк төрле алып барыла, әмма Алабирде мәктәбе ашханәсенә капиталь ремонт ясаганда төзүчеләр кайбер кыенлыклар белән очрашкан.
– Такта идәннәрне алып плитка түшәдек. Моның өчен ашханәдә бүлемнәрне сүтеп, яңадан ясарга туры килде, – дип билгеләп үтә Илдар Альберт улы.
Олы Шәмәк урта мәктәбе бинасы 1983 елда төзелгән, 2013 елда капиталь ремонт ясалган, 2014 елда кереп-чыгып йөрү юлы ремонтланган.
– Бик матур килеп чыга, – ди уку йорты директоры Светлана Тухтаркина. – Без, әлбәттә, үз көчебез белән косметик ремонт ясадык, шулай да төзүчеләр азык-төлек блогындагы идәннәрне һәм стеналарны тигезләделәр, кирәк-ярак әйберләре кую бүлмәсен ремонтладылар. Кухняда заманча җиһазлар, шул исәптән пешерү плитәсе булуга бик сөенәбез. Башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары өчен ризыклар төрлечә, аерым әзерләргә туры килә. Яңа плитә аш пешерүчеләр эшен шактый җиңеләйтәчәк.
Алабирде урта мәктәбе директоры Ваһап Гарифуллин да матур үзгәрешләргә шатлана.
– Безнең уку йортына 47 ел, 2014 елда капиталь ремонт ясалды. Ул вакытта бинада тәрәзәләр, ишекләр, җылылык, электр җиһазлары алыштырылды. Ашханәдә хәзерге кебек итеп ремонт ясалганы булмады. Тиздән яңа өстәлләр, стеллажлар, юу җайланмалары кайтарылачак. Аш пешерүчеләр дә, балалар да сөенерләр дип уйлыйм, – дип уртаклаша ул.
Ә хәзерге вакытта уку йортларында ял көннәрендә дә эш кайный, укучылар үзләрен кайгыртып эшләнгән бу эшләрнең барысын да уку елы башлангач бәяләр.
Нет комментариев