Тәтеш районының мәгариф системасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде
Әһәмиятле вакыйга уңаеннан Тәтеш татар урта мәктәбенең актлар залына районның белем бирү учреждениеләре, мәдәният тармагы вәкилләре, милли-мәдәни үзәкләр җитәкчеләре җыелды.
“Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов тарафыннан 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Безнең район – күп милләтле һәм үзенчәлекле. Бу ел кысаларында без чараларны барлык Татарстан өчен аеруча да әһәмиятле, югары дәрәҗәдә уздырачагыбызга ышанам. Бездә потенциал бар. Һәр халыкның үз милли бәйрәме, үз мәдәнияте һәм теле. Һәм без бердәм. Безнең бурыч аны саклау һәм үсеп килүче буынга тапшыру. Быел белем оешмаларында, Халыклар дуслыгы йортында, мәдәният учреждениеләрендә милли байлыгыбызны чагылдырган чаралар тагын да күп булыр дип өметләнәбез”, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Тантана вакытында үзеш-
чән артистлар концерт номерлары белән рус, татар, чуаш, мордва телләрендә чыгыш ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев