----------
(Тәтеш, 4 август, "Тәтеш таннары"). Тәтеш шәһәренең "Башаккай" балалар бакчасында "Милли киемнең тылсымлы дөньясы" дигән чара уздырылган.
Балалар тәрбияче апалары Ләйсән Каюмова һәм Оксана Мальгина җитәкчелегендә татар бизәкләре белән алъяпкыч, чуваш баш киемнәрен тәңкәләр белән бизәгәннәр, мордва ир-атлары һәм хатын-кызларының киемнәрен пазлда җыйганнар, "Чишмәкәй" рус халык уенын уйнаганнар, милли киемнәрне күрсәткәннәр, татар һәм рус телләрендә "Туган як" җырын башкарганнар.
Нет комментариев