Яшь тәтешлеләргә укыр һәм иҗат итәр өчен яхшы шартлар булдыру дәвам итә.
(Тәтеш, 29 август, "Тәтеш таннары"). Тәтешнең балалар сәнгать мәктәбендә ремонт бара.
Яшь тәтешлеләргә укыр һәм иҗат итәр өчен яхшы шартлар булдыру дәвам итә.
– Ишекләр өчен яңаклар ясап куелды, – дип сөйләде балалар сәнгать мәктәбе директоры Сергей Арцыбашев “Авангард” газетасы хәбәрчеләренә. – Тиздән бүлмәләргә яңа идән түшәләчәк, актлар залының идәннәре лак белән эшкәртеләчәк. Хореография классында шулай ук махсус түшәмә каралган, хореография станоклары урнаштырылачак, сәнгать бүлеге өчен җиһазлар кайтартылачак.
Керамика классы укытучысы Наил Гафаровның да күптәнге хыялы чынга аша. – Муфель мич урнаштыру өчен аерым бүлмә җиһазландырылды, – дип хәбәр итте ул. – Балчыктан әйберләр ясаганнан соң, аларны киптерергә кирәк. Без аларны саф һавада калдыра яки инде җылы батареяга куя идек, тик моны кызуда тотып эшкәртү белән чагыштырып булмый, шул рәвешле эшләнмәләрнең сыйфаты артачак һәм аларны әзерләү вакыты кыскарачак.
Мәктәптә куркынычсызлыкка аерым игътибар бүлеп бирелә. Моның өчен бинада һәм аның тирә-ягы буенча быел тышкы якта видеокүзәтү, вахта хезмәткәрләре өчен күзәтү тәрәзәсе урнаштырылган, чормада да янгын хәбәриткеч бар.
– Ремонт эшләренең күп өлеше районыбыз башлыгы Рәмис Сафиулловның шәхси мөрәҗәгате буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә башкарылды, – дип уртаклашты Сергей Арцыбашев. – Быел мәктәп 200гә якын укучыны кабул итәчәк, тәрбияләнүчеләрнең бер өлеше яңа программаларга күчереләчәк, бу аларга профильле уку йортларына керергә беренче адым булачак.
Нет комментариев