Тәтешнең Ленин урамының тарихи өлешен төзекләндерү.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Тәтештә җәмәгать территорияләре – Ленин урамының тарихи өлеше, пристаньга алып баручы баскыч, һәм Вшихадагы Каравыл манарасы территориясе билгеләнде.
(Тәтеш, 3 апрель, «Тәтеш таңнары»). Ленин урамының тарихи өлешен төзекләндерү. Ул нинди булачак? Тәтешлеләргә хәл итәсе
Уңайлы шәһәр мохите булдыруга иң яхшы проектлар Бөтенроссия бәйгесендә Тәтеш
шәһәре катнашсын өчен җәмәгать территорияләрен сайлап алу буенча
район сайтында районда яшәүчеләрнең тавыш бирүе ачылган иде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Тәтештә җәмәгать территорияләре – Ленин урамының тарихи өлеше, пристаньга алып баручы баскыч, һәм Вшихадагы Каравыл манарасы территориясе билгеләнде.
“Кече шәһәрләр” проекты төрендәге бәйгедә катнашу өчен документлар әзерләү буенча эшче төркемнең марттагы утырышында аны “Тарихка 320 баскыч: Троицк буйлап” дип атарга карар итте.
Архитектура проектын әзерләү өчен Тәтештә яшәүчеләрнең фикере кирәк – пристаньда, баскычта, Вшиха тавында, Ленин урамында максатчан тормышка ашырыла торган чараларны билгеләү зарур. Тәтешлеләрнең 15 апрельгә кадәр Anna.Mysina@tatar.ru, Galina.Dragunova@tatar.ru электрон почтасына тәкъдимнәр җибәрүләрен көтәбез. Элемтәгә керү өчен телефон: 2-62-91, 2-62-46.
Исегезгә төшерик, шәһәребез 2018 елда әлеге бәйгедә “Шәһәр буасы” проекты белән җиңгән иде, максатчан акчага Тәтештә үзәк буа территориясе төзекләндерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев