Тәтештә иң яхшы автоледины сайладылар
Көн темасы

Тәтештә иң яхшы автоледины сайладылар

Тәтеш автомәктәбе “Автоледи-2021” бәй­гесен оештырды.

(Тәтеш, 28 июль, "Тәтеш таннары", Мәдинә Ибәтуллина). 

Автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында Дәүләт автоинс­пекция­сенең 85 еллыгына багышланган  “Автоледи-2021” рай­­он смотр-конкурсы уз­ды. Аны Тәтеш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ­ЮХИДИ бүлеге, Казан шәһәрендә территориаль идарә профи­лак­тикасының Буа бүлеге “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ, Тәтеш авто­мәктәбе үткәрде. 
Конкурс ике этапта узды:  “Юл йөрү кагый­дәләре” һәм “Классика”. “Юл йөрү кагый­дәләре” эта­бында кызлар юл хә­рәкәте кагый­дәләре буенча теоретик белемнәрен тик­шерделәр. “Классика” этабында автодромда 6 катнашучы автомобиль белән идарә итү осталыгын күрсәтте. Барлык катнашучылар кыйммәтле бүләкләр һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр.
Беренче урынны алган Виктория Гвоздева Казандагы конкурсның зона этабында Тәтеш районы данын яклаячак. 

Ике этап 
нәти­җәләре буенча җиңүчеләр:

1нче урында – Виктория Гвоздева, 
2нче урында – Наталья Тронягина, 
3нче урында –  Олеся Ханжина, 
4нче урында – Евгения Нефедьева, 
5нче урында –  Надежда Кондратьева, 
6нчы урында –  Ирина Малкина.
ФОТОНЫ ТӘТЕШ АВТОМӘКТӘБЕ ТӘКЪДИМ ИТТЕ


Нет комментариев