Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештәге беренче сыйныфлар бүләккә портфельләр алды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Бердәм Россия” партиясе хуплавында уза торган “Мәктәпкә җыеныр­га ярдәм ит” акциясе кысаларында Тәтеш татар мәктәбе базасында тантаналы чара булды.

(Тәтеш, 15 август, «Тәтеш таңнары», Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы). Балаларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Рәмис Сафиуллов, район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Кирилина, сабыйларның туганнары, укытучылары килде.

 “Сезнең өчен яңа тормыш этабы башлана, – дип мөрәҗәгать итте беренче сыйныфларга Рәмис Хатыйп улы. – Сезнең мөмкин кадәр күбрәк танып белүегезне, тырышып укуыгызны, ышанычлы яхшы дуслар табуыгызны, ата-аналарыгыз һәм укытучыларыгызны яхшы билгеләр белән сөендерүегезне телим”.

“Яшь тәтешлеләр – кызлар – алсу-зәңгәр, малайлар куе-көрән төсләрдәге  портфельләр алу өчен, матур итеп бизәлгән сәхнәгә бераз дулкынлану хисләре белән күтәрелделәр, шулай ук софит төсендә ялтыраучы яктылык кайтаргыч элементлар һәркемнең игътибарын җәлеп итте.

Балалар кызыксынучанлыкла­рын яше­­­реп кала алмадылар, урыннарына утырырга да өлгермәделәр, күп­ләре шунда ук андагы әйберләрне карый да башладылар. Баксаң, барысы да бар икән – уку өчен дә, иҗат өчен дә, каләмнән алып буяуларга кадәр. 

Быел беренче сыйныфка 197 яшь тәтешле барачак.

Балаларга өстәмә белем бирү үзәге хезмәткәрләре сабыйларның мәктәпкә әзерлеген тикшереп карадылар. Танып белү һәм күңелле программа барышында балалар иске Портфель белән таныштылар, Лунтикның сорауларына җаваплар әйттеләр һәм нәтиҗәдә барысы да үзләренең мәктәпкә әзер икәнлекләренә ышандыра алдылар. 

Тәтешле Алия һәм Динар Абдрахмановлар тәэсирләре белән уртак­лаштылар: “Безнең Салават инде укый һәм яза да белә, укырга бик теләп йөрер дип өметләнәбез”. Ә аларның уллары өстәп куйды: “Мәктәпкә баргач, һичшиксез, йөзү буенча секциягә язылачакмын, чөнки мин инде көрәшә беләм”. Биш яшьлек сеңелесе Азалия абыйсының кулындагы портфелен тотып торырга үтенде, ә ул моңа шунда ук ризалашты һәм болай диде: “Син дә шулай ук тиздән мәктәпкә барачаксың, ә мин сиңа ярдәм итәчәкмен”.

Оныгы Данил әбисе Ольга Николаевнага бүләген горурлык белән күрсәтте: “Кара әле, әбием, нинди матур, монда уку өчен күп ­нәрсәләр бар”.

Богдашкино башлангыч сыйныф укытучысы Ирина Волкованың узган уку елында өч чыгарылышы булган, мәктәп бусагасын быел да шулкадәрле үк бала атлап керәчәк. “Ничәмә-ничә ел эш­ләсәм дә, һәр яңа сыйныф – ул дул­кынлану, борчылу һәм моның белән бергә – зур шатлык та, мәктәп укучылары күбрәк булсын иде, ә без аларга мөмкин кадәр күбрәк белем бирергә тырышырбыз”, – дип уртак­лашты ул.
Төрле төстәге шарлар күтәргән балалар бик яхшы билгеләренә генә укырга вәгъдә итеп, өлкәннәр озатып йөрүендә өйләренә таралыштылар. Беренче сыйныфларның ата-аналары хезмәт куйган оешмаларда һәм предприятиеләрдә портфельләр тап­шыру дәвам итә.

 Тема уңаеннан
Балалар китапханәсендә “Мәк­­тәп­­кә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында ата-аналары мәдәният өлкәсендә эшләүче булачак 7 беренче сыйныф укучысына портфельләр тапшырылды. Биредә әдәби әсәрләрдәге геройлар катнашу бәйрәм рухына тагын да ямь өстәде. Балалар алар белән бергә табышмакларга җавап­лар әйттеләр, мәктәп сумкасы җый­дылар. Бәйрәм ахырында балалар күңелләрендәге теләкләрен ирештереп, алар чынга ашсын өчен, әниләре белән бергәләп шарлар өреп кабарттылар һәм елмаеп торган кояш рәсеме дә ясадылар.
Район башкарма комитеты мәдәният бүлеге начальнигы урынбасары Алена Федорова балаларны һәм аларның әти-әниләрен тормышларында яңа чор башлануы белән тәбрикләде, булачак беренче сыйныфларның  бик яхшы билгеләренә укуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев