Тәтештә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен үстерү һәм саклау мәсьәләләре комиссиясенең күчмә утырышы булды.
(Тәтеш, 1 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов рәислегендәге вәкилләрдән торган делегация эш визиты белән район авылларындагы һәм шәһәрдәге белем бирү оешмаларында, чуаш мәгърифәтчесе Иван Яковлев исемендәге музейда, мәдәният йортларында, милли-мәдәни үзәкләрдәге күргәзмәләрдә булды, туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлдә катнашты.
Зона киңәшмәсенең район буенча эш маршруты ике өлешкә бүленде: алар авыллардагы һәм шәһәрдәге мәдәният, мәгариф объектларына бардылар.
Марат Әхмәтов рәислегендәге комиссия беренчеләрдән булып шәһәрдәге 1нче урта мәктәптә булды. Уку йорты фойесында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган экспозиция бизәлгән иде. Мәктәп педагоглары һәм укучылары комиссиягә, татар хатын-кызларының баш киемнәрен, суда рәсем ясау, сәйлән белән милли бизәкләр чигү һәм киез итекләргә бизәкләр төшерү буенча мастер-класс күрсәттеләр. ТР Президенты Аппараты вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, республиканың Идел аръягы зоналарындагы район башлыклары составындагы мәртәбәле кунаклар башлангыч сыйныфларда туган (татар) телен укыту методикасы белән таныштылар. Аннары актлар залында үзешчән артистлар дүрт телдә концерт номерлары белән чыгыш ясады.
“Миләшкәй” балалар бакчасы маршрутның икенче ноктасы булды, анда шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге учреждениедә татар телен укыту методикасына багышланган тематик күргәзмәләр әзерләнгән иде. Комиссиягә татар төркемендә фольклор чаралардан өзекләр, “Аулак өй” музыкаль күренеше тәкъдим ителде.
Шәһәрдәге татар урта мәктәбендә очрашу “Яшь тәрҗемәчеләр” дигән интерактив дәрестән башланды. Кунаклар ике укучының күргәзмәгә куелган эшләрен кызыксынып карадылар: берсе ясалма материаллардан бизәнү әйберләре, икенчесе – рәсем ясаган.
Республиканың Идел аръягының 8 район башлыгы урынбасарлары, муниципалитетлардагы башкарма комитетларның мәдәният һәм мәгариф бүлекләре начальникларыннан торган делегация Тәтеш районы авылларына барды. Олы Тархан урта мәктәбендә кунакларны рус, татар, чуаш һәм мордва телләрендә сәламләп каршыладылар. Укытучы Миңзифа Сәгыйтова икенче сыйныфларда туган телдән ачык дәрес уздырды, ә алтынчы сыйныфларда мәктәп педагоглары һәм ата-аналар катнашында “Туган як” дигән сыйныф сәгате булды. Кунаклар “Олы тәнәфес” дип исемләнгән мәктәп гәҗите белән таныштылар. Мәктәп директоры Расих Шагаев очрашу барышында татар телендә үзе язган шигырьләрне сөйләде, мастер-класс күрсәтте, балалар шулай ук үзләренең татар телендәге шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Укучы кызлар тарафыннан хезмәт дәресләрендә тегелгән татар киемнәрен күрсәтү, җыелучыларның барысы өчен дә кызыксындыргыч мизгелләр булды. Расих Шагаев билгеләп үткәнчә, мәктәптә халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту өчен укыту һәм тәрбиянең төрле алымнары, ысуллары кулланыла. Моның белән бергә һәр баланың үз халкы белән аралашуы хуплана, педагоглар, укучылар һәм аларның ата-аналары белән берлектә эшләр алып барыла.
Мәгърифәтче, педагог Иван Яковлевның музеена бару Кошки-Новотимбаевода төп объектларның берсе булды. Музей директоры Алексей Пыркин Иван Яковлевичның тормыш юлы турында сөйләде, заманча чуаш әлифбасын һәм чуашлар өчен чуаш һәм рус телләрендә дәреслекләр уйлап табучы Яковлев халык мәктәпләрен оештыручы булган. Кунаклар мәгърифәтче Иван Яковлевны искә алып, аның бюстына чәчәкләр куйдылар.
Президент программасы буенча күптән түгел ремонтланган Киртәле мәдәният йортында кунакларны өч телдә сәламләп, мордва җырлары һәм биюләре белән каршыладылар. Мордва теле буенча бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда җиңү – киртәлеләрнең аерым уңышы. Төрле чигешләр, мордва халкының көнкүреш әйберләре, мордва ризыклары куелган күргәзмә кунакларда зур кызыксыну уятты.
Район мәдәният йорты залында кунаклар милли-мәдәни үзәкләр, шулай ук “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлек эшчәнлегенә багышланган күргәзмәләр белән таныштылар. Күргәзмәдә милли киемнәр һәм бизәнү әйберләре, тормыш-көнкүреш әйберләре, халык иҗаты әйберләре куелган иде. “Ак калфак” стендларында туган телне, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау буенча район бүлегенең эшчәнлеге хакында бәян ителгән.
Туган телләрне саклау мәсьәләләре хакында сөйләшү Тәтеш районы администрациясе залында дәвам итте.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов үзенең чыгышында районда эшләп килүче, туган телләрне саклауга юнәлтелгән программалар турында сөйләде.
“Тәтеш районы – үзенчәлекле, ул татарлар, руслар, чуашлар, мордваларның уртак йорты. Бездә Халыклар дуслыгы йорты бар, без милли бәйрәмнәр: Сабантуй, “Валда шинясь” мордва мәдәнияте фестивале, Чуклеме чуаш бәйрәме, авылларда иҗат отчетлары уздырабыз. Район Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыруга әзерләнә.
Районда туган телләрне саклау буенча шактый эшләр башкарылды, шулай да алда әле тагын күп эшләр башкарасы бар: төгәл эшләр планы төзелде, аны без тулысынча тормышка ашыра алуыбызга ышанам”, – диде Рәмис Хатыйп улы һәм районда 4 милли-мәдәни үзәк эшләвен, милли белем бирү учреждениеләре саклануын – районның 26 мәктәбендә бүгенге көндә 7 мәктәптә – татар теле, 7 мәктәптә чуаш теле һәм 1 мәктәптә мордва теле дәресләре алып барылуын билгеләп үтте.
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үзенең чыгышында республикабыз районнарында туган телләрне саклау эшләрен анализлады.
“Республикабызда төрле районнарда яшәү рәвеше төрлечә. Татарлар 90 проценттан күбрәк яшәгән районнарда татар телен саклау күпкә җиңелрәк. Бездә, Тәтеш районындагы кебек, шундый күп милләтле тормыш рәвеше булган районнар дистәләгән, без һәрбер кешегә, һәрбер милләткә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга тиеш. Тәтеш районында без шушы эшләрнең ачык мисалын күрәбез. Төрле милләт балалары үзара бик әйбәт аралашалар. Без булган барлык белем бирү учреждениеләрендә дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Киләсе ел Татарстан Президенты тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде, бу бездә моның җитешмәгәнлегеннән түгел, ә әлеге юнәлешкә тагын да күбрәк игътибар бүлеп бирер өчен эшләнә, чөнки безнең республика гомер-гомергә үзенең татулыгы белән аерылып торды, күп милләттәге барлык кешеләр бер-берләренә ихтирам белән карый. Бу – безнең милли байлык, һәм аны хөрмәтләргә, тагын да алга җибәрергә кирәк. Тәтеш районында мондый эшләр башкарыла. Минем үтенеч шундый: киләсе елга бу эшне көчәйтергә кирәк”, – диде Марат Готыф улы. Ул шулай ук алга таба да тел мохитен булдырырга кирәклеген, моңа белем бирү учреждениеләрендә зур әһәмият бирелүен билгеләп үтте.
рәсемдә: Марат Әхмәтов (уртада) утырышта катнашучылар белән бергә Тәтештәге
1нче урта мәктәпнең туган (татар) теле дәресендә./ФОТО: ЕЛЕНА КАЛАШНИКОВА
Нет комментариев