Уңайлык һәм матурлык булдыралар
Көн темасы

Уңайлык һәм матурлык булдыралар

Төзүчеләр – тормышыбыз­дагы уңайлыклар күпчелек әлеге кешеләрдән тора.

(Тәтеш, 11 август, "Тәтеш таңнары", Лина Тихонова (автор фотосы) ).  Районыбыздагы төзелеш эшләре турында без Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын башкаручы Әхәт Фатыйхов белән әңгәмә кордык.

– Әхәт Гәбделбарыевич, соңгы елларда безнең район төрле юнәлеш буенча төзекләнә, үсә бара. Сез нинди объектларны билгеләп үтә аласыз?

– Район җитәкчелеге төрле объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча федераль һәм рес­публика программаларында катнашуны тәкъдим иткән мөмкинлекләрдән файдаланырга тырыша, быел 19 позиция карала. Шуларның кайберләре турында сөйлим. Район мәдәният йортын капиталь ремонтлау буенча зур күләмле эшләрне башкару тора, аны финанслау 27 миллион сумнан күбрәк тәшкил итә. Тәтеш­леләрнең үсеп килүче буынына зур игътибар бүлеп бирелә. “Батырлык” яшүсмерләр клубы тәрбиячеләре һәм андагы актив яшьләр сөенеп бетә алмый – алар өчен яңа бина төзекләндерелә, анда тәкъдим итү залы, хореография залы, кафе һәм башкалар булачак. Олы Шәмәк урта мәктәбе, “Йомры икмәк” балалар бакчасы биналарында капиталь ремонт каралган, “Миләшкәй” балалар бакчасы территориясендә зур күләмле төзекләндерү алып барыла, Олы Тархан һәм Алабирде мәктәпләрендә эшли торган зоналарга ремонт ясалырга тиеш.

Яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен Тәтештәге 2нче урта мәктәптә, Киртәле мәктәбе һәм Тәтешнең стендка ату мәктәбендә универсаль спорт мәйданчык­лары ­җиһазландырылган.

Тәтешлеләрнең күбесе шәһәрдәге күп фатирлы йортларның тышкы яклары капиталь ремонтланып, керамик гранит белән “киенеп”, шәһәр күренешен бизәп торуын күрделәр. Быел дүрт йорт тышкы яктан гына матурланып калмыйча, алар шулай ук эчке яктан тагын да уңайлырак булачак.

– Безнең район авыл хуҗалыгы буларак санала. Республиканың азык-төлек җитешлегенә үз өлешен кертүче авыл кешеләрен нинди яхшыртулар көтә?

– “Татарстан”, “Бакырчы”, “Агро-Союз”, “Р. М. Заһидуллин” авыл хуҗалыгы предприятие­ләрендә сыер абзарларын капиталь ремонтлау, “Бакырчы” һәм “Нур”да силос-сенаж траншеялары төзү ниятләнә, өч хуҗалыкта машина-трактор паркы яңартылачак, җидесендә хуҗалыкның ындыр табаклары ­ремонтланачак.

– Үзара салым программасы төзекләндерүдә уңайлы мохит булдыруга яр­дәм итүен тәтешлеләр ничек итеп үз тәҗ­рибәләрендә инанды?

– Чынлап та, бу шулай. Район авылларында ел саен юлларның торышы яхшыра, шәһәрдә һәм районның торак пунктларында төзелеш һәм яктырткычларны төзекләндерү, су белән тәэмин итү һәм территорияләрне төзекләндерү, зиратларны коймалап алу буенча эшләр алып барыла.

Райондагы барлык объектлар сыйфатлы төзелеш материаллары куллануны, эшләрне яхшы итеп башкаруны таләп итә торган контрольдә тотучы органнарның, һәм, барыннан да бигрәк, район башлыгы Рәмис Сафиуллов башлап йөрүендәге район җитәкчелегенең игътибар үзәгендә тора. Төзелештәге алгарышлы темплар бары тик үссен, авылларыбызның һәм шәһәрнең тышкы күренешләре торган саен яхшырсын, ә төзүчеләр, барлык яшәүчеләр кебек, үз куллары белән булдырылган матурлык һәм уңайлылыкка горурлана алсын иде диясе килә.
 


Нет комментариев