Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уртак эш берләштерә

Юбилей алдыннан район гәҗите редакциясендә комсомол оешмасы ветераннары Геннадий Митрофанов, Расих Шагаев һәм Николай Торгайкин катнашында түгәрәк өстәл булып узды. Укучыларыбызга аларның хатирәләренең өзекләрен тәкъдим итәбез.

Тәтеш районы комсомол оешмасы ветераны, хәзерге көндә район ветераннар Советы рәисе Геннадий Митрофанов истәлекләреннән. 


“1968 елның гыйнварында безнең педагогика училищесы студентлары беренче тапкыр “Кар десанты” патриотик акциясен үткәрделәр. Отряд үзенең шәхси инициативасы, спорттагы һәм иҗади уңышлары белән лаеклы 15 катнашучыдан тора иде. Кирәк-яраклар һәм азык-төлек алып, без чаңгыларда Тәтештән Ульяновскига юл тоттык. Билгеләнгән пунктка барып җиткәндә, безне комсомолның өлкә комитетында җылы итеп каршы алдылар, анда без активистлар белән дә аралаштык. Аннан соң Ульяновски педучилищесында булдык, агитбригада белән чыгыш ясадык, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очраштык, студентлар белән спорт ярышлары оештырдык. Монда алган хис-кичерешләр онытылмаслык иде: кайткач, мавыктыргыч сәяхәт турында без тулы бер альбом әзерләдек, – дип сөйләде Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре, Татарстан Респуб­ликасының атказанган укытучысы Геннадий Митрофанов. – Алдагы елда Ленино-Кокушкинога кадәр маршрут төзедек. Юлда без Тәмте, Казан, Арчада тукталыш ясадык. Маршрут кәгазе буенча, туган якны өйрәнүгә кагылышлы материаллар җый­дык, истәлек һәйкәлләрендә, Совет сугышчылары күмелгән урыннарда булдык. Һәм бөтен җирдә дә безне ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алалар иде. Өченче тапкыр, тәҗрибә туплап, көрәшүчеләребез тагын да алга таба – Куйбышев шәһәренә юл тотты, анда шулай ук төрле очрашулар һәм чыгышлар оештырылды. 
“Кар десанты” патриотик хәрәкәте бөтен Тәтеш районы буенча үсеш алды. Комсомоллар – студентлар, мәктәп укучылары – педагоглар җитәкчелегендә сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәрендә булдылар, аларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр, үткәннәре турындагы хикәятләрен тыңладылар, шулай ук районның белем бирү учреждениеләрендә көтелгән кунак иделәр. Бу уртак эш аларны берләштерде, чөнки мондый чараларга әзерлек бер ай гына бармый – даими рәвештә шөгыльләнергә, репетицияләр үткәрергә, яңа әйберләр уйлап табарга, маршрут төзергә, ә соңыннан җыелган материалларны системалаштырырга кирәк. Узган гасырның мондый эшләре, яңа мөмкинлекләр һәм технологияләр кулланып, хәзер дә кирәктер дип уйлыйм, чөнки ул бүгенге яшьләрнең патриотик тәрбиясен тагын да баетыр иде”.

Комсомол ветераны, Олы Тархан мәктәбе директоры, Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең мәгариф отличнигы Ра­сих Шагаев искә төшерә:


– Комсомолга 1969 елның гыйн­варында кердем, миңа әле 14 яшь тә юк иде. 8нче сыйныфта мине классыбыз комсоргы, мәктәпнең комсомол комитеты әгъзасы итеп сайладылар. ­
Армиядә вакытта, ә мин Германиядә хезмәт иттем, взвод комсоргы, рота комсомол комитеты секретаре, частьнең комсомол комитеты секретаре, армиядән соң “Татарстан” күмәк хуҗалыгының комсомол комитеты секретаре булдым. 1980 елның августында мин ВЛКСМның район комитетында икенче секретарь булып эшли башладым, ә беренче секретарь булып 1981 – 1982 елларда эшләдем. Минем өчен комсомол, беренче чиратта, кешеләр – кызыксыну­чан, шат күңелле. Комсомолда без авыл яшьләре һәм шәһәр яшьләре белән дә эшләдек. Безнең күмәк хуҗалыкларда комсомол-яшьләр хезмәт куя торган бригадалар бар иде. Язгы кыр һәм урып-җыю эшләре чорында аларга барып вымпеллар, дипломнар, исемле сәгатьләр тапшыра идек. “Сельхозтехника”, механика заводы, район кулланучылар җәмгыяте, үзәк район хастаханәсе, район эчке эшләр бүлеге, ит комбинатыннан яшь эшчеләр, белгечләр искә төшә. Җәмәгать туклануы системасында да яшь кадр­лар шактый булды, алар ел саен һөнәри осталык конкурсы үткәрделәр. Техникум һәм педучилище, шәһәрнең 1нче һәм 2нче, Олы Тархан, Урюм, Олы Шәмәк һәм башка мәктәпләрнең комсомол оешмалары иң активлардан булды. Мәдәният бүлеге, район мәдәният йорты, авыл клублары белән берлектә чаралар оештырдык: биюләр, КВН, “огонек”лар, драмтүгәрәкләр, агитбригадалар, вокал-инструменталь ансамбльләр, иҗади отчетлар, “Кар десантлары”, “Аҗаган” уены, Җиңү бәйрәмендә факеллар тотып урамнан бару. 
Мине комсомол зур җаваплы­лык­ка, тәртипкә, үз-үзе­ңә ка­рата тән­­кыйтькә, кешеләр белән эшләргә, хезмәт нә­тиҗәләре турында кайгыртыр­га, яныңдагы ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ­булышырга өйрәтте. Комсомол куәтен һәм дәртлелеген сак­лап калган һәркемгә алга таба да комсомолга булган мәхәббәтен, тугрылыгын саклап калуын, рух ныклыгы, сәламәтлек һәм комсомол дәрте телим. Һәм үз девизыбыз­ны истән чыгармауларын сорыйм: “Иң мөһиме, дуслар, йөрәк белән картаймас­ка!”

Комсомол район комитеты ветераны, Нармонка мәктәбе директоры Николай Торгайкин үзенең истә калганнары белән уртаклаша: “Комсомол оешмасы эшләгән чорда бик күп игелек­ле башлангычлар тормышка ашырылды. Мәсәлән, тимер-томыр һәм макулатура җыю. Яшьләр авылдашларының йортлары, шәһәрдә – күршеләр буенча йөрде һәм аларның һәркайсында да диярлек кирәкмәгән кәгазь яки тимер табыла иде. Комсомоллар үз отрядларының барысыннан да күбрәк җыюлары белән горурландылар. Аннан соң 15 – 20 йөк төягән машина “Ватанга!” дигән транспарантлар белән тантаналы рәвештә Буадагы кабул итү пунктына юлга кузгала иде.


Күп тәтешлеләр, мөгаен, Җиңү көнендәге факеллы йөрешләрне дә хәтерлидер әле. Өстәвенә, комсомоллар үзләре үк тәртип саклады, җәмәгать комсомол дружиналары булдырылды. Кич белән студентлар, укучылар колоннасы администрация бинасыннан башлап, һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә кадәр шәһәр урамнары буйлап хәрәкәт итте. Бу сугыш кырларында һәлак булганнарга хөрмәт булды. 
Трибунадан халкыбызның дан­лык­лы җиңүләре, аларның азат итү миссиясендә катнашуы турында әйтелгән сүзләре йөрәкләргә үтеп керә, күңелләргә горурлык хисе тула, һәм шулай ук янәшәбездәгеләр, барлык якташларыбыз өчен нинди дә булса изгелек эшлисе килү теләге туа иде.
Басуда яки фермада булсынмы, яшьләр бригадалары арасында уздырылган ярышлар да истә калган. 
Аларның һәркайсы ярыш­ларда җиңү хокукы алу өчен көрәште, аннан соң җиңел булмаган хезмәт белән яуланган күчмә вымпел кызыл почмактагы иң күренекле урынга эленде – мондый хөрмәт бик кыйммәтле тоела иде”.
Материалны 
гәҗит хәбәрчеләре әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев