Яз кояшы белән бергә Нәүрүз дә җитә
Көн темасы

Яз кояшы белән бергә Нәүрүз дә җитә

Бу бәйрәмне шулай ук безнең районда да билгеләп үтәләр. Бүген без шул хакта сөйләшәбез.

(Тәтеш, 18 март, «Тәтеш таңнары»). 

– Урамда яз кояшы балкый һәм тиздән Нәүрүз дә җитә. Аны шулай ук “Карга туе” дип тә йөртәләр һәм шушы көнне “карга боткасы” пешерәләр, – ди районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова.  – Районыбыз авылларының һәркайсында да диярлек Нәүрүзне бик матур итеп билгеләп үтәләр. Бу бәйрәмдә балалар белән бергә өлкәннәр дә күңел ача дисәм бер дә ялгыш булмастыр. Балалар башта күңелле такмак­лар һәм матур теләкләр белән йорттан-йортка кереп йөриләр. Хуҗалар гадәттә аларга йомырка, ярма, конфет, печенье, атланмай, кемдер камыр ризыклары да бирә. Шулай итеп, җыелган әйберләрне өлкәннәргә бирәләр. Элек тә бит иген чәчәр алдыннан бабаларыбыз бәйрәм ясап, күңелләрен күтәргән, дип әйтәләр өлкән яшьтәге кешеләр. Ә инде бәйрәмнең иң кызыклы мизгелләре: зур казанда җиде ярмадан ботка пешерү, тезелеп киткән самавырларның төтеннәрен күтәреп үзләренә җәлеп итүе, урамда ак яулыклы хатын-кызларның майлы табада хуш исләр аңкытып коймак чыжлатуы... Шуннан соң халкыбызның күңелле уеннары, җыр-биюләр, аркан  тартышу һәм башка төрдәге кызыклы ярышлар башланып китә. Бу хакта сөйләгәндә үк күңелләр җилкенеп куя. Ә инде Нәүрүзнең бөтен күренешен үз күзең белән күрү, анда катнашу әллә никадәргә җитәрлек якты хисләр калдыра.

рәсемдә: Зур Әтрәчтән Алсинә Фәйзуллина – чын Нәүрүзбикә.


Нет комментариев