Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзара салым программасы ничек тормышка аша: Килдеш авыл җирлеге

Килдешлеләргә авыл юлларын төзекләндерүдә үз­ара салым программасы ярдәм итә.

(Тәтеш, 21 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Галина ТАҖЕТДИНОВА, Елена Калашникова фотосы). Килдешлеләргә авыл юлларын төзекләндерүдә үз­ара салым программасы ярдәм итә. “Программа эш­ли башлаганның беренче елында республика финанславы хисабына акча суммасы 498 мең сум тәшкил итте, – дип хәбәр итте Килдеш авыл җирлеге башлыгы Виктор Исаев. – Кешеләрнең карары буенча акчаның барысы да Җиңү урамы юллары торышын нормага китерүгә үзләштерелде”.

Аннан соңгы елларда авыл эчендәге урам юлларын, каты көнкүреш калдык­ла­ры мәйданчыгын, су үткәргечне төзекләндерү, юлдагы чокырларны тигезләү дәвам иткән, авыл террито­риясе буенча яктырт­кыч­лар куелган, куркынычсызлык максатларында янгын сүндерү гидранты урнаш­тырылган.

Килдеш юкка гына “Валда Шинясь” республика кү­лә­мендәге бәйрәм үзәге булып тормый шул, биредә даими рәвештә төзекләнде­рүне, тирә-юнь мохит куль­турасын күзәтеп, тәртиптә тоталар. Моның өчен моточапкычлар, чапкычы белән мотоблок­, бәйрәм үткәрелә торган урыннарны җиһазландыру өчен төзелеш материаллары  сатып алынган.

“Республика безне хуплый, һәм авыл кешеләренең һәркайсы уртак эшкә үз өлешен кертеп, тормышыбызны яхшыртырга омтыла”, – диләр килдешлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев