Район башлыгы Рәмис Сафиуллов прокуратура хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә.
(Тәтеш, 12 гыйнвар, «Тәтеш таннары»). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов прокуратура хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә: “Принципиальлек һәм кешелеклелек – Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләренә хас сыйфатлар. Сезнең эшчәнлек хөрмәткә лаек. Гражданнарның хокукларын һәм иреге артыннан күзәтчелекне оештыру сезнең профессональлек дәрәҗәсеннән тора, кешеләрдә канунга карата ышаныч, хокукый культура һәм законны үтәүне булдыру күп яктан сезгә бәйле. Сезгә сәламәтлек, көч-куәт, һөнәри бурычларны хәл иткәндә уңышлар телим”.
Нет комментариев