Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • 2019 елда Татарстандагы балалар бакчаларына өч яшькә кадәрге 3 меңнән күбрәк сабый йөри башлады

    Тәтеш районында мәктәпкәчә учреждениеләргә өч яшькә кадәрге 48 сабый йөри.

    2019 елда Татарстандагы балалар бакчаларына өч яшькә кадәрге 3 меңнән күбрәк сабый йөри башлады.

    Тәтеш районында мәктәпкәчә учреждениеләргә өч яшькә кадәрге 48 сабый йөри.

    (Тәтеш, 12 февраль, "Тәтеш таңнары"). ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һәдиуллин Казанда 33нче санлы "Хыял" балалар бакчасына баргач 2019 елда "Демография" илкүләм проекты ярдәмендә ясле төркемнәренә өч меңнән күбрәк кечкенә татарстанлы йөри башлады, дип хәбәр итте. 2020 ел планында - өч яшькә кадәрге барлык балаларны ясле төркемнәрендә урын белән тәэмин итү. "Татар-информ" МА шул хакта хәбәр итә.
    " Без 2022 елда нәтиҗә алачакбыз: яшь ярымнан алып өч яшькә кадәрге барлык сабыйларны балалар бакчаларындагы ясле төркемнәрендә урыннар белән тәэмин итәргә тиеш. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә безнең сорау иң зур", - дип билгеләп үтте Илсур Һәдиуллин.

    Район башкарма комитеты мәгариф бүлеге методисты Татьяна Политавина әйтүенчә, Тәтеш районында бүгенге көндә яслеләргә 48 сабый йөри. " Ихтыяҗ булучыларның барысы да мәктәпкәчә учреждениеләр белән тәэмин ителде", - диде ул.

    "Демография" илкүләм проекты кысаларында 2018 елда Татарстанда алты мең сабый өчен утыз яңа балалар бакчасы төзелде, шуның 3 яшькә кадәрге өч меңнән күбрәк сабый ясле төркеменә бара алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: