Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Россия Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр хәрби хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә.
(Тәтеш, 27 март, "Тәтеш таңнары"). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Россия Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр хәрби хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә:
– Сез җаваплы бурычларны хәл итәсез, хокук тәртибен саклауда полициягә ярдәм итү һәм кешеләрнең җәмәгатьчелек иминлеге – алар арасында иң мөһимнәренең берсе. Хөрмәтле эчке гаскәрләр ветераннарының тәҗрибәсе, профессиональлеге һәм хезмәтләренә ихластан тугрылыгы һәрвакытта кирәк булачак. Шәхси составка һәм эчке гаскәрләр ветераннарына сәламәтлек, иминлек, җитешлек телим.
Нет комментариев