Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

3 меңнән күбрәк аграрий җыела

Идел буе агросәнәгать форумында һәм махсус күргәзмәдә ТР һәм Россия төбәкләреннән 300 оешма һәм предприятиедән 3000нән күбрәк агросәнәгать комплексы вәкиле катнаша.

(Тәтеш, 22 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Халыкара күргәзмәдә авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалар һәм запас частьләр, үсемлекләрне сак­лау әйберләре һәм ашламалар, культуралы орлык­лар, эшкәртү, төргәкләү һәм продукцияләрне сортларга аеру өчен җайланмалар тәкъдим ителәчәк.

Агросәнәгать форумы кысаларында киңәйтелгән эшлекле программа каралган. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек коллегиясе утырышы, авыл хуҗалыгы тармагы буенча тематик түгәрәк өстәлләр, игенчелек һәм терлекчелекне үстерүнең әһәмиятле мәсьәләләре буенча семинарлар һәм мас­тер-класслар уздыру планлаштырыла.

Чара Татарстан һәм Россия төбәкләрен аграрийларның төбәкара элемтәләрен ныгытырга, җайланмалар, товар җитештерүчеләр һәм китерүчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәтләрен һәм продукцияләрен кулланучылар арасында эшлекле элемтә урнаштырырга, агросәнәгать секторына булышлык итү һәм үстерү өлкәсендә көчләрне бергә туплап ныгытырга ярдәм итәчәк.

Күргәзмә 12нән 14 февральгә кадәр “Казан Экспо” үзәгендә, Татарстан Республикасының Лаеш районында узачак. Күргәзмәгә килүчеләр өчен керү ирекле (бушлай).    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев